Логотип Магариф уку
Цитата:

Көлгән бала бәхетле була

– Дини тәрбия бирәсем килми әлегә. Бала рәхәтләнеп уйнасын, көлсен. Шаярсын, шуклансын! Аның балачагы булырга тиеш.Мин шулай дип саныйм.Намаз укырга өлгерер әле.– Дин намаз уку гына түгел ул.– Ә тагын...

– Дини тәрбия бирәсем килми әлегә. Бала рәхәтләнеп уйнасын, көлсен. Шаярсын, шуклансын! Аның балачагы булырга тиеш.
Мин шулай дип саныйм.
Намаз укырга өлгерер әле.
– Дин намаз уку гына түгел ул.
– Ә тагын нәрсә соң?


малай колэКызык та, кызганыч та сорау. Шулай булмый хәле дә юктыр, чынлыкта, без Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең балалар белән ничек мөгамәлә кылуын белмибез, өйрәнмибез диярлек. Әгәр өйрәнсәк һәм төшенсәк, таң калыр идек. «Йөрәк парәләребезгә иң рәхәт балачакны бүләк итүче тәрбия системасы бит бу» дип куллана да башлар идек.
Мөселман җитди, тырыш кына түгел, шат күңелле, көләч йөзле, тапкыр сүзле, юмор хисле дә булырга тиеш. Кешеләр аны яратырлык, аңа тартылырлык булсын, ди дин галимнәре. Диндә шаярып сөйләшү тыелмаган, киресенчә, хуплана да әле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) җор теллектә безгә үзе үрнәк булып тора. Сәхабәләр аңа: «Син безнең белән кайчак шаярып та сөйләшәсең», – дигәч, «Мин бит хак сүз белән генә шаяртам», – дигән ул.


Бервакыт Мөхәммәд (с.г.с.)гә өлкән яшькә җиткән, насара динендәге бер хатын болай дип мөрәҗәгать итә: «Аллаһка дога кыл әле, мине җәннәткә кертсен». Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа: «Әй фәлән, анда карчыкларны кертмиләр бит», – ди. Бу сүзләрне ишеткәч, хатын елап җибәрә. Шуннан соң Аллаһның илчесе менә шушы аятьне укый: «Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык. Аларны яшь кызлар кылдык» («Вакыйга» сүрәсе, 35-36нчы аятьләр). Бу аятьләр белән Пәйгамбәребез (с.г.с.) кеше җәннәткә карт түгел, ә яшь сурәттә керәчәген аңлатырга тели. Икенче бер риваятьтә сөйләнгәнчә, Аллаһның илчесе янына Үммү Айман исемле хатын килә дә: «Ирем сине үзе янына чакыра», – ди. «Кем ул? Теге күзендә ак булган кешеме?» – дип сорый. «Аның күзендә ак юк», – ди хатын. «Ак бар ич аның күзендә», – дип кабатлый Мөхәммәд (с.г.с.). «Аллаһ белән ант итәм аның күзендә ак юк», – дип кабатлый хатын. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.г.с.) елмаеп: «Күзендә ак булмаган кеше юк», – ди. Аллаһның илчесе күз алмасы тирәсенең ак төстә булуын истә тотып әйткән була.


Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) балалар белән мөгамәләсен бәян иткән кыйссалар да шактый күп. Ул сабыйларны бәхет чыганагы итеп күргән. Аларга «йөрәк җимешем», «күз нурым» дип әйтә торган булган, беркайчан да ачуланмаган, орышмаган. Балалар белән уйнарга, шаярырга яраткан. Ә җитдилек күрсәтергә кирәксә, аны күз карашы белән генә белдергән. Бездә дә урта, өлкән буын арасында еш кына: «Әти бер генә карый иде, без, бала-чага, шым була идек», – диючеләр бар. Ислам тәрбиясе бирүче әти нәкъ шундый була, ачуын, канәгатьсезлеген күз карашы белән генә җиткерә.


Көлгән, шаярган бала гына бәхетле була, диелә динебездә. Олуг сәхабәләрнең берсе Әнәс (р.г.) тә Пәйгамбәребез (с.г.с.) хакында: «Ул балалар белән иң күп шаяручы кеше иде», – дигән. Бу гамәле белән Аллаһның илчесе җор сүзле булуның тәрбиядә бик тә кирәкле шәй икәнен төшендергән. Бервакыт Мөхәммәд (с.г.с.)нең оныклары дөяле булырга телиләр һәм бу хакта бабаларына әйтәләр. Әмма бабаларының матди хәле аларга дөя алып бирерлек булмый. Безнең күбебез мондый хәлдә калганда: «Акча юк әле. Башка вакытта алырбыз», – ди. Балалар акча юклыкны, аны табу җиңел түгеллекне аңлап үссен, дибез. Шулай кирәк дип саныйбыз, безнеңчә, бу – тәрбия чарасы. Ә динебез алай санамый. Акча юк, дип әйтүебез белән баланың хыялларына, теләкләренә генә чик куябыз, аларны фәкыйрьлек психологиясенә чумдырабыз икән. Алай гына да түгел, акчага гайре табигый мәгънә биреп куябыз. Төгәлрәге, аннан «патша» ясыйбыз икән бу гамәлебез белән. Тагын бернәрсә игътибардан читтә кала, ул да булса, «башка вакытта алырбыз» дигән сүзләребез. Чынлыкта, башка вакытта да алынмаска мөмкин. Сер түгел, без бу сүзләрне, гадәттә, бала тынычлансын өчен генә әйтәбез һәм күп вакытта онытабыз да. Әйе, онытабыз… әмма баланы алдаган булабыз, чөнки вәгъдәбездә тормадык. Ә вәгъдә бирү ул – әманәт, динебез өйрәткәнчә, аны үтәмичә калырга ярамый. Шулай итеп, «Акча юк әле. Булгач алырбыз» дигән ике кыска гына җөмлә тәрбия эшендәге ике зур хата икән. Ә инде оныклары дөя сорагач Пәйгамбәребез (с.г.с.) нишләгән, дисезме? Ул аларга акча юк димәгән, соңрак алырбыз дип тә вәгъдә итмәгән. «Әйдәгез, утырыгыз. Бәлки миннән яхшырак та дөя чыгар әле», – дигән. Балалар куанган һәм бабаларының аркасына менеп атланган, көлгән, уйнаган. Теләкләре онытылган. Дөресрәге, Аллаһның илчесе балаларның хыялын, уенда гына булса да, тормышка ашырган яки аларны «дөяле» иткән. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сабыйлар белән мөгамәләдә үзен балаларча самими тотуының тагын бер хикмәте түбәндәге хәдисеннән дә аңлашыла: «Безгә, пәйгамбәрләргә, кешеләр белән аларның фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып сөйләшергә кушылды», – дигән ул.


Рөхсәт ителсә дә, шаяру, җорлануның үз кысалары бар, әлбәттә. Исламда бу кыса, нормалар хакында ачык итеп аңлатылган.


Тулысынча.


Нурия Әлмиева.


Фото: islam-detyam.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ