Логотип Магариф уку
Цитата:

КОМГА СУ СИБҮ яки мәгарифтә реформалар үткәрергә комачау итүче «чирләр» турында

Каләмне карага манып язган XX гасырның 60 нчы елларында АКШның ул чактагы Президенты Дж.Кеннеди: «Советлар безне мәктәп партасы артында җиңде», – дип, совет мәгарифенә карата югары бәясен әйткән иде....

Каләмне карага манып язган XX гасырның 60 нчы елларында АКШның ул чактагы Президенты Дж.Кеннеди: «Советлар безне мәктәп партасы артында җиңде», – дип, совет мәгарифенә карата югары бәясен әйткән иде. Совет фәненең, совет технологияләренең кискен темплар белән модернизация кичергән, дөньякүләм уңышларга ирешкән чагы бу. Дөрес, шуннан соң дистә еллап вакыт үткәч, совет технологияләрендә дә торгынлык сизелә башлый.


Бер яктан караганда, барысы да алга бара кебек. Педагогик вузлар югары белемле  кадрларны әзерләп чыгаруны арттыра, укыту алымнары һәм методика камилләшә. Үзебездәге укыту технологияләре генә җитмәсә, без аларны чит илләрдән ташыйбыз. Көнбатыш үрнәгендә белемнәрне бәяләү системасын керттек, югары уку йортларын Европадагыча үзгәртеп кордык, уңышлы эшләүчеләрне грантлар белән стимуллаштыру әмәле уйлап табылды. Мондый алгарышка инде бер генә ел түгел, уңышларны санар вакыт җитә. Реформаторлар тырышлыгы нинди җимешләр белән сөендерә соң?


Педагогика институтын мин 1987 елда тәмамладым. Үзгәртеп коруның бик романтик чоры, киләчәккә зур өметләр баглаган чак бу. Илдә шаулатып мәктәп реформасы үткәреп яталар: укытучыларның хезмәт хаклары күтәрелде, новатор укытучылар, яңа технологияләр турында телләрдән сүз өзелми. Бу чорга инде чирек гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Хәзер инде зур мәктәпләрдә кабинет саен диярлек интерактив такта, һәр укытучы кулында – ноутбук; электрон гаджетлар белән нарасыйлар балалар бакчасына йөргәндә үк иркен эш йөртергә өйрәнә.  Боларның барысы да – чирек гасырдан артык даими барган реформалар нәтиҗәсе... Дөрес, цивилизациянең технологик яктан алга баруы, махсус реформалар үткәрмәгәндә дә, укыту кабинетларын үзгәртүгә китерер иде. Кодоскопларның, фильмоскопларның чүплеккә чыгарып ташлануы һәм алар урынына түшәмгә заманча проекторлар элеп кую, цифрлы технологияләр ярдәмендә алар белән идарә итү – ул көн таләбе генә.  Дәрес материалын балага интерактив такта аша төшендерергә тырышу белем бирү процессын җиңеләйтә, аны интенсивлаштырырга мөмкинлек бирә. Тик балаларның интеллектында мәгълүмати технологияләр ничек чагыла? Монысын өзеп әйтү кыен.


АРТКА ТАБА ЙӨГЕРҮ


Ни хикмәт: халыкара рейтингларда Россиянең югары уку йортлары тоткан урын мактанырлык түгел. Конкрет саннарга күз салсак, алар хәтта хурлыклы. Мәскәү дәүләт университетының – илдәге бердәнбер иң яхшы дип саналган югары уку йортының – халыкара рейтингларда беренче йөзлеккә эләгүе сенсация булып санала, тик мондый сенсация бик сирәк тәти. Башка уку йортлары хәтта ТОП-200гә дә керә алмый. Узган уку елында  Россиянең урта һөнәри-техник  уку йортлары беренче тапкыр эшче профессияләр арасында үткәрелүче халыкара WorldSkills International (WSI) ярышларында катнашты. Лейпцигта үткәрелгән турнирда 54 ил командалары бәйге тотты, һәм россиялеләр анда ... иң соңгы 54 урынны «яулады». Урта мәктәп күрсәткечләре дә сөенерлек түгел. 15 яшьлек укучыларның мәгарифтә ирешкән уңышларын бәяләүче PISA тикшеренүләрендә безнең укучылар елның-елында уртачадан түбән күрсәткечләр белән «шатландыра». Кайчандыр мәгариф системасы бик түбән дәрәҗәдә булган дәүләтләр дә бүген Россияне узды, кайберләре – рейтингның иң югары баскычында. Шуларның берсе – Кытай...


Халыкара күрсәткечләр  белем бирү системасын модернизацияләүнең артка таба йөгерү икәнен раслый. Ил җитәкчелеге үзе дә фән һәм мәгариф өлкәсендә майтарганнарының эшкә ярарлык түгел икәнен әйбәт аңлый. 2013 ел ахырында Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы 2030 елга кадәр чит илләргә товар сатуның милли стратегиясен эшләп игълан итте. Ничек уйлыйсыз, Россия алдагы елларда, нефтьтән тыш, тагын нәрсәләр экспортларга ниятли? Сәнәгать һәм көнкүреш роботларымы? Бәлки IT-индустрия җиһазларыдыр? Әлбәттә, берсе дә түгел. Милли стратегияне эшләүдә катнашкан белгечләр хәзерге Россия фәне көндәшлеккә сәләтле яңа җиһазлар җитештерергә мөмкинлек бирмәячәген яхшы аңлыйлар һәм шуңа күрә якындагы 15 елда ил тышкы базарга... төче су, кыргый үскән җиләкләр һәм дару үсемлекләре, җәнлек тиреләре белән чыга ала дип ышандыралар. Буш шапырыну, күрсәткечләрнең күз буяу, ирешелгәннәрнең куык икәнен  Экспортның милли стратегиясе мәгарифтәге  реформаларга үз бәясен әнә шулай әйтә дә бирә.


26 ел  укучылар алдында басып дәресләр биргән укытучы буларак, мин артка әйләнеп карыйм да үз алдыма: «Безнең мәгариф системасына ни җитми?» – дигән сорау куям. Эш кадрлардамы? Кадрлар әзерләүдә кимчелекләр бардыр, билгеле. Минем үземә, мәсәлән, совет чорында вуз тәмамлаган укытучылар яхшырак әзерлекле кебек тоела. Бу фикер субъектив булырга да ихтимал, чөнки мин педагогик уку йортларына  нинди укучылар керүеннән чыгып кына фикер йөртәм. Вуздан нинди әзерлек белән чыгалар, анысы турында объектив мәгълүматлар җитеп бетми. Дөрес, еш кына авылга яныма кайтып йөргән булачак фән кандидатлары белән аралашканнан соң, гел күңелсез тәэсирләр кала: яшь аспирантларның әзерлек дәрәҗәсе ташка үлчим генә була иде. Диссертация эшләүдә читтән ярдәм эзләүчеләр хакында мин 2007 елда ук «Учительская газета»да «Медвежья услуга» һәм «Российская газета» да «Исповедь белой вороны» дигән язмалар бастырган һәм яшь галимнәрнең әзерлеге мәсьәләсен ил күләмендә күтәрергә тырышкан идем. Шуннан соң 5 – 6 ел вакыт үткәч кенә, ил җитәкчелеге күпчелек диссертацияләренең урланган копияләр икәнлеге турында чаң суга башлады, һәм югары урыннарда эшләгән бик күп шәхесләргә уңайсыз хәлдә калырга туры килде.


"ШТУКЛЫ ТОВАР"


Тик шулай да бездә әле совет чорыннан калган фәнни потенциал берникадәр бар. Моннан ике ел элек улымны IT-белгечләр әзерләүче факультетка укырга кертергә кирәк булгач, алга сайлау өчен ике мөмкинлек килеп басты: мәгълүмати системаларга чит ил технологияләре ярдәмендә өйрәтүче факультетны сайларгамы, әллә өстенлекне үзебезнең классик кибернетика мәктәбенә бирергәме? Киңәш сорап, теоретик кибернетика кафедрасы галимнәренә мөрәҗәгать иттем. «Иң яхшы программистлар Россиядә, Кытайда һәм Польшада әзерләнә», – диде алар. Шуннан соң мин программистлар арасындагы дөньякүләм ярышларның соңгы еллардагы нәтиҗәләрен анализлап чыктым. Россия уку йортларында әзерләнгән шәкертләрнең аларда даими җиңүчеләр, күпчелек елларда хәтта тиңсез лидерлар булуын ачыкладым. Алар үкчәсенә басып, Кытай һәм Польша студентлары килә икән. «Димәк, белем алырга теләүчеләргә безнең укыту технологияләре, безнең фән мәктәбе җитәрлек мөмкинлекләр бирә», – дигән фикергә килдем мин. Моны Россия укучыларының әледән-әле төрле фәннәр буенча халыкара олимпиадаларда яулаган җиңүләре дә раслый шикелле.


Безнең ил лидерлары, менә шундый җиңүләргә аркаланып, реформаларның юнәлеше дөрес дигән нәтиҗә чыгарырга тырыша. Гафу итегез, бу – тамырдан ялгыш нәтиҗә. Бердән, халыкара олимпиадаларга катнашучылар бездә гомуми белем бирү системасыннан аерып алып әзерләнә. Болар, русчалабрак әйтсәк, «штуклы товарлар». Совет фәне мәктәбен үткән галимнәр һәм укытучылар даһи балалар белән индивидуаль шөгыльләнә. Шуңа аерым укучылар уңышлы нәтиҗә күрсәтә дә инде. Кайда совет методикасы, совет тәҗрибәсе кулланыла – уңыш шунда! Ә гомуми фон исә, килешегез, бик начар.


«БӘЙДӘН  ЫЧКЫНГАН»  ФИННАР

Модернизациягә, реформаларга кадәрге совет мәктәбе методикаларының, шул чор технологияләренең өстенлеген раслый торган башка фактлар да бар.   Соңгы елларда финнар мәгариф өлкәсендә дөнья лидерлары арасына чыкты. «Фин феномены»ның сере бик тә гади  икән: алар үзләренә совет мәгарифе системасын үрнәк итеп алганнар һәм... укытучыны контрольдә тотучы оешмаларны – мәгариф бүлекләрен юк иткәннәр. «Бәйдән ычкынган» укытучылар һәм СССРдагы укыту технологияләре могҗиза ясаган – финнар һәрвакытта да халыкара рейтингларда I  – II баскычларда. Чит илдән мәгариф технологияләрен импортлап алырга азапланучы безнең реформаторларга да, бәлки, яңадан 50 – 60 еллар элек булган үзебезнең җирле тәҗрибәгә әйләнеп кайту турында уйланырга кирәктер? Методикалар эзләп ерак йөрисе юк, барысы да үзебездә бар, белгечләр дә әле таралып бетмәгән.


Тик нинди генә технология кертмә, нинди генә заманча җиһазлар кулланма, чабудан тарта һәм уңышка юлны бикли торган бер нәрсә бар – бездәге мәгариф системасын аркау һәм буй җепләре белән чолгап алган ялган күрсәткечләр өчен тырышу мәшәкате. Система бүген укучыдан белем түгел, күрсәткечләр сорый. Күрсәткеч өчен нинди генә күз буяуларга бармый укучы һәм укытучылар.  Нәтиҗәсе бер булды: талантлар үлде, медальгә ышаныч һәм аның абруе бетте. БДИ керү белән ялган һәм урлашу бүтән масштаблар алды. Түрәләрне сөендереп, имтиханда күрсәткечләр елдан-ел яхшыра, тик  белем дәрәҗәсе генә түбәнәя бара. Бу инде хәзер Мәскәү тарафыннан да гомум танылды: шуңа да Рособрнадзорда 2014 елгы бердәм дәүләт имтиханнарын кырысландырырга ниятлиләр.


ТАЛАНТЛАР  НИЧЕК «ҮЛӘ»?

Мәктәптә эшләү дәверендә  күз алдымнан бик күп балалар үтте. Була талантлы укучылар. Түбәнрәк сыйныфларда күзләрендә кызыксыну очкыны яна, алар ярышып укыйлар. Үсә төшкән саен, укуның җиңел юлы – күчерү, күпертеп куйган билгеләр алу нәтиҗәсендә белем алуга омтылышлары сүнә һәм бераздан күрәсең: чыгарылыш сыйныфында талант инде үлгән, бөтен өмете әти-әнинең БДИ балларын сатып алып бирүендә генә. Була уртача сәләтле укучылар. Тырышалар, сыйныфтан сыйныфка икенче сулышлары ачыла бара, имтиханны да үз көчләре белән бирәләр һәм яхшы нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Тырышлыктан башка талант ноль нәтиҗә бирә, тир түгеп уку исә уртача укучыдан даһилар ясый. Бу – буш сүзләр түгел. Әгәр акча түләп, диплом алып биреп, балага уңышлы киләчәк тәэмин итеп булса, моны дөньяның иң бай миллиардерлары шулай эшләр иде. 2012 елда Bloomberg агентлыгы тарафыннан байлыгы 40 миллиард доллар дип бәяләнгән ИКЕА компаниясенә нигез салган швед бизнесмены И.Кампрад балаларын: «Зур мирас алырбыз дип өметләнмәгез, үзегезне үзегез үстерегез!» – дип тәрбияли. Бездәге ялган күрсәткечләргә корылган мәгариф системасы баланың үз-үзен үстерү юлларын яба, әхлакый түбәнлеккә төшереп, шәхесне деградацияли. Шуңа да мәктәптә һәм вузда уку еллары күпчелек өчен «югалган мөмкинлекләр еллары» булып тора. Әти-әниләренең киңәше белән мөстәкыйль белем алырга омтылган бик сирәк бала гына, система тырнакларыннан ычкынып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә.


Финляндиядә, әйтик, укучыдан контроль эшләр алу системасы бөтенләй юк. Мәктәп администрациясе дә, Мәгариф министрлыгы да мондый буш эш белән шөгыльләнми. Кирәк дип тапса, укытучы укучыларын үзе генә тикшерә. Югарыдан тикшерә башласалар, бездәге кебек күз буяулар мәйданга чыгар иде. Тәрбия процессына кечкенә генә фальш килеп керсә дә, ул укучыны үтерә, аның урынына күз буяучы караклар үстерә. Финнар шуны аңлаган. Бездә исә, остазларга грантлар бирәбез дип, үзәкләштерелгән компьютер тестлары үткәрәләр. Тест үткәргән вакытта компьютерлар урнашкан кабинетта әллә комедия уйнала, әллә трагедия. Тикшерүчеләр исә тестны кем тапшырганын, бәлки, чамалый да торганнардыр, тик ни өчендер спектакльгә нокта куярга теләмиләр. Мондый шартларда мәгарифкә күпме акча бүлсәң дә, нәтиҗә комга сеңгән су кебек булачак. Россиянең халыкара рейтингларда хурлыклы түбән күрсәткечләре  менә шуңа барып ялгана. Белгечләр бар, укыту методикалары камил, технологик җиһазлар да зарланырлык түгел, тик уңыш кына юк...


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ, филология фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ