Логотип Магариф уку
Цитата:

Конфедерацияләр Кубогы матчлары вакытында Казанда юллар ябыла

Конфедерацияләр Кубогы матчлары вакытында Казанда 18, 22, 24 һәм 28 июнь көннәрендә шәхси һәм җәмәгать транспорты өчен кайбер урамнар ябыла, машина кую урыннары эшләмәячәк. 17 автобус, 1 трамвай һәм 2...

Конфедерацияләр Кубогы матчлары вакытында Казанда 18, 22, 24 һәм 28 июнь көннәрендә шәхси һәм җәмәгать транспорты өчен кайбер урамнар ябыла, машина кую урыннары эшләмәячәк. 17 автобус, 1 трамвай һәм 2 троллейбус маршруты схемасы үзгәрә.


6 нчы трамвай вакытлыча маршруттан алына, ә 5нче трамвайның маршрутында үзгәрешләр барлыкка киләчәк. 18 һәм 24 июньдә сәгать 13.00дән 23.00гә кадәр, 22 һәм 28 июньдә сәгать 16.00дән 2.00гә кадәр С.Хәким, Чистай, Гаврилов, Академик Арбузов, Лесгафт урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. 1 июльгә кадәр С. Хәким, Нигъмәтуллин, Гаврилов, Журналистлар, Ф.Әмирхан урамнарындагы кайбер парковкалар һәм «Казань-1» терминалы белән «Казань-2» тимер юл вокзалы тирәсендәге машина кую урыннары эшләми.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ