Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан чалу хөкемнәре, тәртипләре

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю” дип аталган буклет чыгарды. Буклетта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлавы урын алган һәм корба...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю” дип аталган буклет чыгарды. Буклетта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлавы урын алган һәм корбан чалуга бәйле тәртипләр аңлатыла.


Әлеге мәгълүмати буклет мәчетләрдә, җәмәгать урыннарында тарату, халыкка мөселманнарның мөбарәк бәйрәме хакында җиткерү максатыннан әзерләнде.


Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укыла.


24 сентябрьдә  Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы иртәнге сәгать алтыда (6.00) башлана.


Корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме


Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», – ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», – дип, мәлгуньне ташлар атып куып җибәрә.


Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешегә корбан итәргә дип, Аллаһ тарафыннан куй бирелә. Шул көннәрдән бирле, изге бер йола итеп, Корбан гаете билгеләп үтелә.


Корбан бәйрәме ир кешеләрнең, госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен баруы белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда – «Аллааһү əкбəру, Аллааһү əкбəр. Лəə илəəһə иллəллааһү, үəллааһү əкбəр, Аллаһү əкбəр үə лиллəһил-хəмд» (Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!) сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.


Корбан чалу хөкемнәре һәм үтәлергә тиешле шартлар


- Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.


-  Бу эшкә тотынган кешенең үз акылында, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинлеге чикле икән, гөнаһ юк.


- Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.


Корбанга чалына торган  хайваннар


Корбанга сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя чалырга рөхсәт ителә.


Калган хайваннар корбанга ярамый. Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Гомумән алганда, сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр дә сарык алты айлык, әмма көр һәм таза, бер яшьлек кебек икән, андыйны да корбан чалырга була. Эре мөгезле хайваннар - 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булырга тиеш.


Эре мөгезле хайван, дөя бер кеше исеменнән дә, 7 кеше исеменнән дә чалына ала. Бергәләп эре мөгезле терлекне чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.


Корбанга дигән хайванның кимчелексез булуы яхшы


  Корбан чалырга зыян китерә торган кимчелекләр:


- Бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр;


- Аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итә;


- Бер яки ике колагы да тулысынча киселгән;


- Күп тешләре юк;


- Бер яки ике мөгезе төптән сынган;


- Койрыкның ярты өлешенә яки аннан да күбрәгенә зыян килгән;


- Имчәкләре юк;


- Бик талчыккан хәлдә яки хәлсез;


- Тумыштан колаксыз яки койрыксыз;


- Көтүдәге калган хайваннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган;


- Нәҗес (чиста булмаган ризык) белән даими тукланган.


Корбан чалу рәвеше


Башта  корбанны чалынасы урынга тыныч кына илтеп җиткерергә кирәк. Аннары, газап кылмыйча, сул ягына яткырып, башын кыйблага борып кую зарур. Вак мөгезле хайванның, арткы уң аягыннан кала, өч аягы да бәйләнә. Чаласы кеше ниятен әйтә (мәсәлән, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим), янәшәдәгеләр тәкъбир әйтә.


Шуннан соң «Әл-Әнгам» сүрәсенең бер өлеше укыла (162-163 нче аятьләр): «Әгузу билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһи-рахмәнир-рахим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъйә вә мәмәти лилләһи Раббил галәмин…» («Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк»). Моннан соң: “Бисмилләһ Әллаһү әкбәр”,- дип, хайван чалына һәм дога кылына.


Корбан итен тарату тәртибе


Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.


Корбан чалу хикмәте һәм файдасы


- Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Коръәндә язылган: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять).  Шулай ук корбан Исмәгыйль галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.


- Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.


ТР мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге мәгълүматлары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ