Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан гаетен ничек үткәрергә?

Корбан гаете җитеп килә. 21 август көнне бөтендөнья мөселманнарның олуг бәйрәме. Бу бәйрәмнең иң төп үзенчәлеге, исеменнән күренгәнчә - Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән корба...

Корбан гаете җитеп килә. 21 август көнне бөтендөнья мөселманнарның олуг бәйрәме. Бу бәйрәмнең иң төп үзенчәлеге, исеменнән күренгәнчә - Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән корбан чалдыру. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Раббың риза булсын: намаз укы һәм ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашат: корбан чал!” (Кәүсәр сурәсе, 3 аять).


Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан килә. Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.с): “Корбан - ул безнең атабыз Ибраһим галәйһиссәләмнең сөннәте”, - дигән.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru

Бәйрәмгә әзерләнү


Татар халкында гает мунчасы дигән сүз бар. Бәйрәмгә әзерлек гает мунчасыннан башлана. Кичтән юыналар. Яңа яки чиста киемнәрне әзерләп куялар. Йокыдан иртәк торып тешләрне пакъләп, госел-тәһарәт алып, хуш исле булыр өчен ислемай сөртеп, җәмәгать белән бәйрәм намазын үтәр өчен мәчеткә китәләр. Барганда Аллаһны зекер итәләр, тәкъбир әйтәләр. Хатын-кызлар, гадәттә, өйдә кала. Зекер әйтә, Коръән укый, мәчеттән кайтучыларга табын әзерләү белән мәшгуль була. Татар халкының күркәм гадәтен тотып, бәйрәм коймагы яки башка камыр ризыгы пешерә.


Корбан чалу


Корбан чалу Корбан бәйрәменең беренче өч көнендә башкарыла ала. Әмма иң хәерлесе – корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалырга. Төнлә корбан чалу мәкруһ булып санала. Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә алып калганнар, икенчесен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшкәннәр, ә өченчесен якын кешеләргә биргәннәр.


Корбан белән бәйле хәдисләр


Корбан бәйрәмендә Аллаһ каршында иң саваплы гамәл - терлекне корбанга китерү. Чөнки Кыямәт көнендә чалган корбан үз мөгезе, йоны, тоягы белән килер. Аны чалучы кеше хайванның каны җиргә тамганчы Аллаһ каршында олы дәрәҗәгә ирешкән булыр, шуның өчен, сез моңа шатланыгыз. (Бу хәдис Әбу Даудтан китерелә).


Кем йөрәгендә олы шатлык белән һәм савап өмет итеп, Аллаһ ризалыгына ирешер өчен, хайванны чалса, шул чалган хайван җәһәннәм утына пәрдә булачак. (Бу хәдис Хәсән ибн Галидән китерелә).


Иң яхшы корбан шулдыр: кыйммәт бәяле һәм иң симезе. (Хәдис Әхмәд Хәкимнән китерелә).


Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең иң яраткан кызы Фатыймага да, корбан чалганда, җиргә беренче тамчы каны төшкәнчегә чаклы басып торырга кушкан, чөнки, кан таму белән, барлык гөнаһлар гафу ителәчәк. Кыямәт көнендә шул чалган корбанның ите, каны мизанда 70 тапкыр артыр!


Бәйрәмне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрү кирәк


Бәйрәм көннәрендә якын кешеләр, туганнар, дуслар үзара бүләк бирешәләр. Шулай ук кунакка йөрешү дә күркәм гамәл. Гает - ул сөенечле көне, догаларның кабул була торган вакыты. Дога кабул булсын өчен, ул көнне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә кирәк. Намазларны укыгач, гает сәдакасы бирергә, зиратка барып каберләрне зиярәт кылырга, Коръән укырга мөмкин. Авыру-сырхауларның, туганнарыңның хәлен белү дә Аллаһы Тәгалә канәгать була торган гамәлләрдән.


Шунысын да искә төшереп үтәсе килә: Корбан бәйрәме һәм тәшрик көннәрендә яки 11, 12, 13 зөлхиҗҗәдә (милади буенча быел 22-24 август көннәре) ураза тоту мәкруһ санала. Мөселманнар бәйрәм итәргә тиеш.


Нурия Әлмиева әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ