Логотип Магариф уку
Цитата:

Кредит сазлыгы

Кеше бүген яшәп калырга ашыга. Мөмкинлекләр дә бар бит. Хыялыңны тормышка ашырам дисәң, рәхим ит: аш-су җиһазыннан алып, фатир, машина, бизнес өчен дә кредит алырга мөмкин. Фәлән тапкыр артык бурыч ка...

Кеше бүген яшәп калырга ашыга. Мөмкинлекләр дә бар бит. Хыялыңны тормышка ашырам дисәң, рәхим ит: аш-су җиһазыннан алып, фатир, машина, бизнес өчен дә кредит алырга мөмкин. Фәлән тапкыр артык бурыч кайтаруы гына елларга сузыла... Ярый ла тормыш без уйлаганча бер җайга гына барса. Кредит сазлыкка әйләнмәсен өчен, ниләр белергә кирәк?


Кредит та шул ук бурыч инде. Аны намус, закон, дин-шәригать ягыннан карасак та – кайтарырга кирәк. Банкка вакытында түләү туктатылса, бурычлы кешегә шалтыратулар башлана. Әгәр үзе кайтарып бирә алмаса, банклар коллектор оешмаларына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Барлык документларны юрист белән тикшерегез. “Нинди закон нигезендә сез миннән акча таләп итәсез?” – дигән сорауга җавап алырга кирәк. Акча таләп итәргә нигез булырлык төп документ – банк белән төзегән килешү. Ә коллектор оешмасы белән килешү булмыйча, нәкъ бу оешмага түләргә кирәклеге хакында суд карары чыкмыйча, акча түләү акылсызлык булыр иде. Әгәр бу таләпләр үтәлә икән, коллектор оешмаларының акчаны таләп итәргә тулы хокуклары бар дигән сүз.


            Суд карары нигезендә төзелгән башкару кәгазе белән бары суд приставлары гына милеккә арест сала ала. Банкларның да, башка оешмаларның да мөстәкыйль рәвештә моны башкарырга бернинди хокукы юк. Автомобиль, ипотека кредитлары турында сүз барганда, монда эш гадирәк. Алар болай да банкта залогта, шуңа күрә бернинди актларсыз да банк аны тартып алачак. Банк һәм коллектор оешмасы вәкилләренең өегезгә килеп янавы да законсыз.


            Алай да, сезнең милеккә арест салырга килгәннәр икән, түбәндәгеләрне белеп тору мөһим. Соңгы суыткычны, өстәлне, бала әйберләрен һ.б. кырып-себереп җыеп чыгып китү дөрес түгел! Гражданнар процессуаль кодексының 446нчы маддәсендә арест вакытында кагылырга ярамаган әйберләр исемлеге бар. Әйтик, бурычлы кешенең бердәнбер торагына кагылырга ярамый. Көндәлек куллану әйберләре (кием-салым, тик кыйбатлы туннар моңа керми), һөнәри эшчәнлек белән бәйле әйберләр (язучы, журналистлар өчен компьютер), гаиләдәге инвалид кеше өчен кирәкле транспорт чарасы, дәүләт бүләкләре һ.б. алынырга тиеш түгел.


            Законлы никахта яшәп тә, бер-берсенең бурычлары турында белмәүче парлар очрый. Ире кредитлар җыя, ә хатыны бу турыда банклардан шалтыратулар башлангач кына белеп ала. Еш кына шул нигездә аерылышучылар да очрый. Тик бу вакытта уртак мөлкәтнең генә түгел, бурычларның урталай бүленүен онытмаска кирәк. Дөрес, әгәр ул акчалар гаилә файдасына тотылмаса, бу хакта дәлилләр булса, хатыныннан бурычны кайтару таләп ителми.


Роберт Туктаров, адвокат.



 “Уңышлы кеше” образы


“Кредит алган һәр кеше дә ятьмәгә эләгә дигән фикер дөрес түгел. Үзенең мөмкинлекләрен, алачак бурычның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын кат-кат уйлаган кешеләр, гадәттә, авырлык кичерми, – ди психолог Ләлә Бәһрамшина. – Бурычка батканчы, гаилә бюджетында керемнәр һәм чыгымнар дигән кечкенә финанс анализы ясап карагыз. Кредитка алыначак әйбердән отасыз гына икән, димәк, моның бер зыяны да юк. Тик шундый заман килде, бертуктаусыз сыйфатлы яшәү рәвеше рекламалана. Бөтен җәмгыять бездән “уңышлы кеше” булуны таләп итә кебек. Перфекционизм, матди камиллеккә омтылу чир дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин. Фатиры бар икән, аңа зуррагы яки яхшы райондагысы кирәк, машинасы да күршенекеннән калышырга тиеш түгел. Ә моның өчен акча кирәк. Бүген үк кирәк! Бер юл кала – кредит алу. Гаиләдәге тынычлык, үзенең сәламәтлеге турында да кайгыртмыйча, гел матди як өчен борчылып яшәү хроник стресска китерергә мөмкин”.


 


Кредит алырга ниятләүчеләргә киңәшләр


– Киңәшле эш таркалмас. Сезнең кредит алуыгыз турында гаиләгез белми калмасын. Түләү мөмкинлеге булмаса, бу, беренче чиратта, гаиләгезгә кагылачак бит.


– Керем һәм чыгымнарыгызны тагын бер кат барлагыз. Әгәр икеләнәсез икән, кредит алуны күпмедер вакытка кичектереп торыгыз.


– Туганнарыгыз, дусларыгыз поручитель булуны сораган очракта, сез бурыч алучы белән тигез шартларда җаваплы булуыгыз турында онытмагыз.


– Берьюлы берничә кредит алмагыз. Башта берсен түләп бетерү хәерлерәк.


– Банк белән килешүгә кул куйганчы, юрист белән киңәшеп алу дөрес булыр. Күпләр кредит шартлары белән танышып торуны кирәк тә санамый, кайбер банклар моннан файдаланырга мөмкин.


– Банкка бурычны вакытында кайтара алмыйсыз икән, качып йөрүдән мәгънә юк. Юрист белән киңәшеп, ташламалар ясауны сорап банкка мөрәҗәгать итегез.



“Барыбер түләтәләр”


Рушания Хөснетдинова, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәткәре:


– Суд приставлары 229нчы федераль закон нигезендә түбәндәге чараларны тормышка ашыра: башка банклардагы исәп-хисап счетларына арест салу; хезмәт хакыннан 50 процентка кадәр акчаны тотып калу (алимент түләүчеләр өчен 75 процентка кадәр); пенсиядән акча тотып калу; бурычлының милкенә арест салу (фатир, фатирдагы өлеше, гараж); бурычлының транспорт чарасын тоткарлау; илдән чыгуны чикләү.


Фоторәсемнең чыганагы: creditbery.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ