Күңел күзләре күрсен!

Күрмәүче балалар да үсә төшкәч, сәламәт кеше кебек үк, үз хаҗәт-ихтыяҗларын үзләре үтәргә өйрәнә. Гадәти балаларга бу эшләрне башкару өчен олыларны күзәтү дә җитсә, сукырларга һәр хәрәкәтне өйрәтергә кирәк. Аларны өйрәткәндә тормыш күнекмәләрен алуны җиңеләйтә торган гомум таләпләрне үтәү зарур. Менә аларның кайберләре:

  • Баланы нәрсәгә генә өйрәтсәгез дә, аның артына басыгыз. Өйрәтәчәк гамәлегезнең ничек һәм ни өчен башкарылуын аңлатыгыз. Шулай ук бу гамәлне башкарганда ясала торган һәр хәрәкәтне дә аңлатыгыз һәм ул хәрәкәтләрнең эзлеклелеген катгый рәвештә саклагыз.
  • Бала мөстәкыйльлеккә өйрәнсен өчен, әкрен-әкрен генә ярдәмегезне киметегез. Бары тик дөрес башкарамы, юкмы икәнен генә күзәтеп торыгыз. Өйрәткәндә сабыр булыгыз һәм баланы ашыктырмагыз.
  • Еш кына сукыр балалар карышалар, кулларын тартып алалар, таныш булмаган әйберләрне этеп җибәрәләр. Шуңа күрә нәрсә булса да өйрәткәндә баланың кәефе яхшы, сезгә ышанычы зур булсын.

Шәхси гигиена. Бала мәктәпкә кергәнче үзе юына, сөртенә, тешләрен чистарта белергә тиеш. Бу эшләргә өйрәткәнче әлеге гамәлләрне кеше ни өчен башкаруын аңлатыгыз. Сабын, аның савыты, теш щеткасы, теш пастасының тюбигы һ.б. әйберләр белән таныштырыгыз. Салкын һәм кайнар су краннарын күрсәтегез һәм, пешмәсен өчен, башта салкын су кранын ачарга өйрәтегез. Бу эшләрне билгеле бер тәртип белән дә өйрәтсәгез, балага истә калдырырга һәм гадәткә кертергә күпкә җиңел булачак. Шулай ук, уңайлылык өчен, баланың шәхси гигиена әйберләрен аерым урынга куегыз.

Кием. Мәктәп яшендәге бала үзе киенә-чишенә белергә тиеш. Киенергә, чишенергә өйрәткәндә дә билгеле бер эзлеклелекне катгый саклау зарур. Хәтта бала кечкенә булып, әле күп нәрсәне аңламаса да, бу эзлеклелекне бозмагыз. Әгәр уң кулыннан киендерә башлыйсыз икән, һәрвакыт уңнан башлагыз. Әгәр уң аягыннан киендерә башласагыз, гел шулай эшләгез, бу тәртипне бозмагыз. Һәр хәрәкәтегезне сөйләгез. Мәсәлән, киемнең исемен әйтегез, “хәзер җиңен киябез”, “төймәсен төймәлибез” диегез һ.б. Баланың үзендә киенергә теләк уятыгыз, сезгә ярдәм итүен үтенегез: “Хәзер сул кулыңның җиңен киябез, сул кулыңны күтәр әле”.

Бала сөйләшә белмәсә дә, аңарда кием белән кызыксыну уяна. Ул аны тотып, капшап карый. Балага үзенең киеме белән танышу мөмкинлеге бирегез. Киемнең тукымасы, төсе хакында сөйләгез. Җиңен, якасын, кесәләрен, төймәләрен күрсәтегез.

Баланы киендергәндә артына басыгыз һәм кулыгыз белән аның кулын хәрәкәтләндерегез. Башта ул аны тулысынча сезнең ярдәм белән генә башкарыр. Тора-бара өлешчә генә булса да үзе киенә башласын. Ярдәмне әкренләп киметә барыгыз.

Сукыр бала кеше киемне ни рәвешле киюен күзе белән күрә алмаганга, аңа киемнең алгы-арткы, уң-сул яклары бар икәнен аңлатыгыз. Мәсәлән, алгы ягы икәнен төймәләреннән, кесәләреннән белеп була. Шул рәвешле үк уң ягы икәнен дә. Эчке киемнәрнең уңын-сулын җөйләреннән белә ала һ.б. Кайбер очракларда баланың киеменә махсус тамга да салып яки тегеп куярга мөмкин. Ул шул тамга буенча алдын-артын, уңын-сулын аерырга өйрәнәчәк. Шулай ук аяк киеменә тамга салып була, чөнки алар еш кына аяк киеменең уңын-сулын бутыйлар.

Иң зур кыенлыкларның берсе: киемне төймәләргә һәм ботинка буаларын бәйләргә өйрәтү. Мондый күнекмәләргә өйрәнүне зур төймәле киемнәрдән һәм кәгазь төеп тутырылган ботинкалардан башласагыз җайлырак. Бергәләп кат-кат төймәләп, бәйләп карагыз.

Балага, салгач, өс яки аяк киемен урынына алып куярга өйрәтү бик мөһим. Ул киемнәре кая торуын яхшы белергә тиеш. Мондый тәртипкә өйрәнсә, җиңел генә киемнәрен табып, үзе дә киенеп куячак.

Хезмәт күнекмәләре. Балага үз ыхтыяҗларын үтәргә өйрәтү аны мөстәкыйль кеше итә. Әмма моның белән генә чикләнмәгез. Көндәлек тормышта да аңа үз-үзенә таянырга туры килер. Шуңа йорт эшләренә җәлеп итегез. Ул үзен сәламәт кеше кебек хис итәргә тиеш. Әгәр аның аерым бер вазыйфалары булса, ул үзен кирәкле кеше итеп хис итәчәк. Җиңел эшләрдән башлагыз. Мәсәлән, себеркене алып килеп бирсен, урынына илтеп куйсын. Өй җыештыру эшләренә дә кушып була. Әйтик, урындыкларның, шкафларның тузанын сөртә ала. Ә кухня өстәлен сөрткәндә ризык калдыкларын өстәлнең уртасына җыйсын һәм махсус савытка сыпырып төшерсен.

Ашаганнан соң бала өстәлдәге савытларны раковинага тутырып куя ала. Шулай ук аңа ашар алдыннан өстәлгә тәлинкә, калакларны куеп чыгу эшендә тапшырып була.

Гөлләргә су сибәргә дә өйрәтә аласыз. Әгәр бакчагыз бар икән, анда да ярдәмче була ала ул. Аңа чүп үләннәрен яшелчә үсентеләреннән аерырга өйрәтегез. Чүп утасын. Яшелчәләргә су сипсен.

Нинди генә эш күнекмәләренә өйрәтсәгез дә, ни өчен кирәклеген аңлатыгыз һәм һәр хәрәкәтен җентекләп эшләп күрсәтегез. Бала ныклап өйрәнгәнче.

Уен. Баланың өйдә үз почмагы булу да бик мөһим. Үз бүлмәсе бар икән, тагын да яхшы. Уенчыкларын куяр өчен махсус урын булдырыгыз. Китапларын саклар өчен киштә кирәк булачак, чөнки сукыр балалар өчен китаплар рельефлы-нокталы шрифт белән башкарылганга бик зур һәм күп урын алып тора.

Күп кенә ата-аналар, балага шөгыль табу өчен, музыкаль үзәкләрдән кулланалар. Бала бу аппаратура белән эш йөртергә үзе дә бик тиз өйрәнә. Шуңа музыкаль үзәк бүлмәсендә яки уен почмагында торса яхшырак. Шулай ук төрле дидактик уенчыклар да булсын: кечкенә пирамидалар, җыела торган стаканнар, матрёшкалар, геометрик формалардан торган уенчыклар җыелмасы һ.б.

Уенчыклар белән уйнап ул көнкүрештәге әйберләрне куллану күнекмәләре ала. Мәсәлән, курчаклар баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Аларны киендереп ул киемнең исемен – кофтамы, күлмәкме, чалбармы һ.б. икәнен аера башлый. Шулай ук киемнең алдын-артын, җиңен, якасын, кесәсен һ.б. табарга өйрәнә.

Сукыр бала мөстәкыйль рәвештә уеннарга өйрәнә алмый, чөнки аның күргәнен кабатлау һәм күзәтү мөмкинлеге юк. Шулай ук рольле уеннарны да башкара алмыйлар. Ә бертөрлелеккә корылган уен баланы үзенә җәлеп итми, тиз туйдыра. Шуңа уенчыклар белән ничек уйнарга икәнен өйрәтегез. Моның өчен баланың кулын үз кулыгыз өстенә куеп уен хәрәкәтләрен ясагыз. Уенчыклары арасында көрәк, тырма, лейка һ.б., һикшиксез, булырга тиеш. Ул уенчык көрәк белән “казып”, лейка белән су “сибеп” үзен якыннары өчен кирәкле һәм сәламәт кеше итеп хис итәчәк.

Бала көндәлек тормышта кирәкле кораллар, мәсәлән, кайчы, инә, пила, чүкеч һ.б. белән таныш булырга һәм кулланырга өйрәнергә тиеш. Беренче этапта бу әйберләрнең уенчык вариантлары белән генә таныштыра аласыз. Соңрак олыларның күзәтчелегендә чын чүкеч, инә һ.б. белән куллана башласын.

Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга махсус сукырлар өчен эшләнгән уенчыклар – рельефлы домино, лото, шахмат алыгыз. Олы кешеләр аларны бу уенчыклар белән башта җентекләп таныштырсын. Аннан соң уенны кара-каршы да оештырып була. Шуны да ассызыклап әйтәсе килә: баланы кечкенәдән үк уйнаганнан соң уенчыкларын тиешле урынга куярга, үз почмагын, бүлмәсен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтү зарур.

Әйләнә-тирә мохит. Баланың төрле кичерешләр алуына омтылыгыз. Бу аның рухи үсешенә уңай тәэсир итәчәк. Еш кына ата-аналар үз балалары белән мәйданчыкның аерым урынында, башкалардан читтәрәк булырга тырыша. Шулай итеп саф һавада уйнау бала өчен бер урында утыру яки өлкәннәр күзәтчелегендә генә кечкенә бер җирдә таптануга әйләнеп кала. Саф һавага чыгу максатсыз булырга тиеш түгел. Һәркайсы кечкенә генә дәрес бирсен. Мәйданчыкны әйләнеп чыгыгыз. Шугалак, таган, ком тартмасы белән таныштырыгыз. Мәйданчыктагы сукмаклар буенча йөрегез, нинди куаклар, агачлар үсү белән танышыгыз. Танышу кулы белән капшап карау да дигән сүз. Бала бөтен нәрсәне өйрәнеп бетергәнче, мәйданчыкка килгән саен, андагы әйберләрне кат-кат өйрәнегез. Бала яхшылап өйрәнгәч үзен бу урында иркенрәк тота башлаячак. Үз-үзенә ышанычы артачак.

Кешеләрдән читләшмәгез, киресенчә, сабыегыз чит кешеләр белән аралашу күнекмәләре алсын. Аңа бергәләп уйнар өчен дуслар табарга да булышыгыз. Беренче дуслары күзләре күрә торган балалар арасыннан табылса яхшырак. Аларны бергә уйнарга өйрәтегез. Беренче вакытларда балаларның бергәләп уйнавын, сез, өлкәннәр үзегез оештырырга тиеш. Тора-бара дуслары балагызның үзенчәлекләрен өйрәнгәч, аларны урамга уйнарга да үзләрен генә чыгарып җибәрә аласыз.

Һава торышы нинди булуга карамастан урамга чыгыгыз. Балагыз әйләнә-тирә дөньядан никадәр күбрәк кичерешләр ала, аның күзаллавы шулкадәр зуррак була. Кыш көне чанада, чаңгыда шуу аны шатландырачак. Бары тик алдан ук аңлатып, бөтен хәрәкәтләрне бергәләп ясап карарга гына кирәк. Сезнең янәшәсендә булуыгыз, үзегезнең дә бу хәрәкәтләрдә катнашуыгыз аның, яңа әйберләрне өйрәнгәндә, курку, югалып калу хисләрен юкка чыгарачак.

Редакция язмасы

Добавить комментарий