«Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем, үзең бер дастан!» (Тарихи калейдоскоп)

Гүзәлия МӨХӘМӘТХАНОВА,

Саба районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Талгын көй яңгырый. Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.
1 нче алып баручы.
Татарстан – туган җирем,
Уртасында – Иделем,
Фонтаннары – кара алтын,
Сары алтын – игенем.
2 нче алып баручы.
Бергәлектә – берәгәйлек,
Аермасын бар дустан.
Бардыр, бердер – туган җирдер,
Ватаным – Татарстан.
1 нче алып баручы.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып,
Яши бездә төрле милләтләр.
2 нче алып баручы.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем – Татарстан.
1 нче алып баручы. 1 нче сәхифә «Тарих битләрен ачканда» дип атала.
2 нче алып баручы. Кешенең хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә, ди тарихчылар. Бу төбәктә VI–VIII йөзләрдә Төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы һәм Бөек Болгар дәүләте мәдәниятенә якын төрки телле халыклар санының артуы күзәтелгән. IX–X йөзләрдә Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал мәмләкәт –Идел буе Болгар дәүләтен төзегәннәр.
1 нче алып баручы. «Татар энциклопедия сүзлеге» мәгълүматларына караганда, 1240 нчы елларда әлеге җирләр Алтын Урда карамагына кергән. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның милли-мәдәни берләшүе – татар халкының формалашуына китергән.
2 нче алып баручы. XV йөзнең беренче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оешкан.
1 нче алып баручы. 1708 елда Казан губернасы төзелгән. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре кергән. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан – Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе булган.
2 нче алып баручы. 1920 елның 27 нче маенда РСФСР составында Татарстан АССРны оештыру турындагы дек­ретка кул куелган.
(Сәхнәгә биючеләр чыга. Тарихи бию башкарыла.)
1 нче алып баручы. 2 нче сәхифә – «Татарстан – сугыш елларында» дип атала.
Яу кырына республикабыздан 700 меңләп кеше чыгып киткән, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайтмаган.
200дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 48 фронтовик – Дан орденнарының тулы кавалерлары, 200 меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, 22 якташыбыз легендар Александр Матросов батырлыгын кабатлаган, 8 очучы утлы һәм һава тараны ясаган. Безнең республикадан фронтка батыр йөрәкле 10 меңнән артык кыз киткән.
2 нче алып баручы. Татарстан сугыш вакытында хәрби техника җитештерә торган иң эре үзәкләрнең берсенә әверелгән.
Казанның Горбунов исемендәге заводы бомбардировщиклар эшләп чыгарган. Татарстанда җитештерелгән самолетлар 41 нче елның җәендә үк инде хәрби очышлар ясаган. Сугыш чорында эшләнгән алты самолетның берсе «күккә путёвканы» Татарстанда алган.
Республика предприятиеләрендә шулай ук снарядлар һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, пехотага һәм танкка каршы миналар, хәрби өс-баш һәм аяк киеме, фронт өчен азык-төлек җитештерелгән. Күкерт заводы сугыш вакытында «Катюша»лар өчен миллионнан артык шартлагыч матдә әзерләп җибәргән.
1 нче алып баручы. Республикабыз территориясендә 59 госпиталь ачылган. Анда 334 меңләп яралы солдат һәм офицерга медицина ярдәме күрсәтелгән. Шуларның 207 меңе яңадан сафка баскан.
2 нче алып баручы. Геройлар даны мәңгелек! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас!
Бүген һәркайсыбызның күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, ил-көннәребез имин булсын!
(Җыр башкарыла.)
1 нче алып баручы. 3 нче сәхифә – «Татарстан турында». (Презентация күрсәтелә. Анда Татарстан: урнашуы, климаты, табигый байлыклары, халкы һәм дине, мәдәнияте һ.б. турында киң мәгълүмат бирелә.)
2 нче алып баручы. 4 нче сәхифә – «Тарихи мизгелләр».
1990 ел. 30 нчы август. ТРның мөс­тәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде.
1991 ел. 12 нче июнь. Татарстан халкы беренче Президенты итеп Минтимер Шәймиевне сайлады.
1991 ел. 29 нчы ноябрь. ТРның Дәүләт флагы кабул ителде.
1992 ел. 7 нче февраль. ТРның Дәүләт гербы кабул ителде.
1992 ел. 6 нчы ноябрь. ТР Конституциясе кабул ителде. Конституция татар һәм рус телләрен дәүләт теле дип игълан итте.
1993 ел. 27 нче август. ТР Дәүләт гимны кабул ителде.
1994 ел. 15 нче февраль. ТР һәм РФ арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрне билгели торган Килешү төзелде.
(Татарстан Республикасы гимны яңгырый.)
1 нче алып баручы. 5 нче сәхифә «Бердәмлектә – көч» дип атала. Хәзер сүзне республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге турында алып барыйк.
Тиздән Идел һәм Чулман елгалары акваторияләрендә 5 заманча ял кластеры барлыкка киләчәк. Зөя, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, «Бөек Болгар» 2017 елда тәүге кунакларны кабул итәчәк.
2 нче алып баручы. Милли хәзинәбез булган Сабан туе хәзер кайда гына үткәрелми! Самара өлкәсендә, Чувашстан Республикасында, Чиләбе өлкәсендә, Пермь краенда, Волгоград өлкәсендә, Оренбург өлкәсендә Россия авыл Сабан туйлары гөрләп үтте.
1 нче алып баручы. 2015 елда рес­публикада барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырылды.
2 нче алып баручы. Россиядә ике махсус икътисади зона урнашкан бер генә төбәк бар. Ул да булса – Татарстан.
1 нче алып баручы. Сәяси тотрык­лылык, икътисади үсеш, милләтләр арасындагы дуслык һәм теләктәшлек – республикабызның визит карточкасы!
2 нче алып баручы. 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада респуб­ликабыз башкаласы Казанда югары дәрәҗәдә узды.
1 нче алып баручы. Быел, 2015 елда,  Казан – Су спорты төрләре буенча халыкара чемпионатын кабул итәчәк,
ә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашачак.
2 нче алып баручы. Быел Татарстан суверенитеты турындагы Декларацияне – республика тарихын тамырдан үз­гәрткән документны кабул иткәнгә, ягъни Татарстан дәүләтчелегенә 25 ел тула.
2015 елның 13 нче сентябрендә Татарстан Президенты сайлаулары булачак.
1 нче алып баручы. Татарстанның башка төбәкләрдән төп аермасы – биредә хакимият эшчәнлегенең халык өчен ачык булуында. Бу, беренче чиратта, республика лидеры Рөстәм Миңнехановның хезмәте белән бәйле. Ул – ха­лыкка иң якын җитәкчеләрнең берсе.
2 нче алып баручы.
Тыныч булсын көннәр,
Чәчәк атсын гөлләр,
Балкып янсын кояш нурлары.
Күңелләр саф булсын,
Бәхетләр ак булсын.
1 нче алып баручы.
Кошлар канат каксын,
Чишмә челтерәп аксын.
Күктә янсын якты йолдызлар,
Дуслар артып торсын,
Имин булсын иде дөньялар,
Имин булсын иде дөньялар!
(Кичә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры (Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүзләре) белән тәмамлана.)

Кичә сценарийлары.

Добавить комментарий