Логотип Магариф уку
Цитата:

Күпбалалы гаиләләр ярдәм сорый

Шушы көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый Мобиль кабул итү бүлеге булып Биектау районының Красносельский авыл җирлеге үзидарәсе булды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов гражд...

Шушы көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый Мобиль кабул итү бүлеге булып Биектау районының Красносельский авыл җирлеге үзидарәсе булды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов гражданнарның гозерләрен тыңлады. Һәркем үз проблемасын сөйләде. Шулай ук депутат янына 2 күпбалалы ана да килгән иде. Аларның икесенең дә коммунаналь хезмәтләр өчен бурычлары бар. Аналар, дәүләт тарафыннан нинди дә булса ярдәм булдыруны сорый.


“Соңгы вакытта мондый гозерләрне еш ишетергә туры килә,- диде Илдар Гыйльметдинов. – Күпбалалы гаиләләрне социаль яктан кайгырту буенча программалар эшли, ләкин бу гына аз. Димәк, бу өлкәдә законнарны яңадан карап, камилләштерү турында уйланырга вакыт. Аларны федераль дәрәҗәдә карарга кирәк”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ