Логотип Магариф уку
Цитата:

Күз көткәннән күгәрми

Егылгач, яки бармакны кыскач, тәндә кара эз барлыкка килә. Бу – гадәти хәл. Ләкин кайбер очракта тән, күз төбе юктан да күгәрә. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Кайсы очракта табибка күренергә кирәк?Рөстәм ГА...

Егылгач, яки бармакны кыскач, тәндә кара эз барлыкка килә. Бу – гадәти хәл. Ләкин кайбер очракта тән, күз төбе юктан да күгәрә. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Кайсы очракта табибка күренергә кирәк?


Рөстәм ГАЙНУЛЛИН,
табиб-хирург


Аһ, авыртты!

Бәрелү, егылу, имгәнү кебек күңелсез хәлдән соң, күп очракта тәннең теләсә кайсы өлеше күгәрә, бу кайсы җир белән бәрелү, егылуга бәйле. Түбәндәге әгъзалар кара янса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк:
күз төбе каралып чыгу (күзнең алмасына да зыян килгән булырга мөмкин);
ашык сөяге (щиколотка) күгәрү (сеңерләрнең тартылган булуы бар);
эч тирәсендә кара янган урыннар (эчке әгъзалар зарарланган булырга мөмкин).


Уколдан соң

Кайчакта гади процедуралардан соң да тәндә кара көйгән урын барлыкка килә. Сәбәбе – процедура вакытында ялгышлык киткән. Шулай ук баланың (олы кешенең) физиологик халәтенә дә бәйле ул. Кайберәүләрнең кан тамырлары нечкә. Әгәр сезнең балагызда шундый үзенчәлек бар икән, укол салдырганчы, кан алдырганчы, шәфкать туташын бу хакта кисәтергә онытмагыз. Тамырдан кан алганнан соң берничә минут кулны терсәк турыннан бөкләп тотарга кирәк.


Тырнак җәрәхәтләнсә


Бармакны кысу, чүкеч яки авыр әйбер белән сугу – кайсы гына бала (олы кеше) мондый хәлдә калмый икән?! Шуннан соң бармактагы тырнак зәңгәрләнә, карала башласа, бу – начар билге. Тырнак астындагы тиренең капиллярлары өзелгән булырга мөмкин.


Тагын бер күңелсез әйбер – бармакка орынып та булмый, бик авырта, җитмәсә, кызарып тора. Бу – абсцесс, ягъни үлекле шешнең беренче билгесе. Кичекмәстән, табибка күренергә кирәк. Әле ныклап торып үлек җыелмаганда, хирург катнашыннан башка да проблеманы хәл итеп була.


Нишләргә?
Кара көйгән урынга 15-20 минут салкын әйбер куеп торыгыз. Ә бер тәүлектән соң җәрәхәт урынына 2-3 тапкыр махсус мазь сөртегез. Әгәр инде балада аллергия бар икән, башта тәннең җәрәхәтсез урынына мазь сөртеп карарга киңәш ителә. Кызыл тимгелләр чыкмаса, димәк, зарарлы түгел.


Укол салганнан, кан алганнан соң барлыкка килгән күгәрек эзенә салкын яки кайнар әйбер куярга ярамый. Гадәттә, андый вакытта йодтан сетка ясыйлар.


Ару гына түгел!

Кайбер балалар, үсмерләрнең тик торганнан күз төпләре кара янып чыга. Бу нәселдән килергә дә мөмкин: кан тамырлары бик өскә урнашканга шулай була. Сәбәпләрнең тагын берсе – ару, стресс, йокы туймау, компьютер артында озак утыру. Үсмер кызларның диеталар белән мавыгуы да шундый нәтиҗәгә китерә ала. Болардан кала, табиблар тагын да мөһимрәк проблемаларны ачыклаган:
йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылу. Нәтиҗәдә, организмга кирәк күләмдә кан барып җитми. Гомумән, йөрәк белән бәйле проблемалар булса, күз төбе каралу – гадәти күренеш;
анемия: организмга тимер җитмәү. Ул еш кына вакытында ашамыйча, диеталар тоткан яки күремнәре күп килгән үсмер кызларда очрый;
аденоид, хроник тонзиллит. Агулы матдәләр микроорганизм хасил итеп, авыруга сәбәп була. Аденоидлар зур булып үскән очракта, сулыш алуны кыенлаштыра, нәтиҗәдә, канга кислород аз килә. Менә шуңа күрә дә күз төбе зәңгәрләнә;
бөерләр сәламәт булмау. Бөер дөрес эшләмәү аркасында организмдагы су вак тамырларга китә, ә бу кан әйләнешенең бозылуына китерә. Күз төбендәге тире бик юка, нәзберек, кан нәкъ шул урында тоткарлана; башка сәбәпләр. Мисал өчен, эчтә була торган суалчан, аллергия, эндокринология белән бәйле проблемалар.


Тик торганда күгәрсә

Кайвакыт егылмыйсың да, бәрелмисең дә, ә тән, аяклар кара янып чыга. Моның сәбәпләре күп төрле:
D, В, К һәм Р төркеменә кергән витаминнар җитмәү. Организмда коллаген эшләп чыгару бозыла. Нәтиҗәдә, кан юлларының ныклыгы кими. Сәбәпсез тән күгәрүнең иң еш очрый һәм тиз рәткә китереп була торган очракларының берсе шул.
С витамины җитмәү. Бу очракта иң яхшысы – аскорбин кислотасы. Ул кан әйләнешен яхшырта, кан тамырлары өчен бик файдалы. Шулай ук С витамины гөлҗимеш, цитруслыларда, шпинат, татлы борыч, кара һәм кызыл карлыган, суган, тозлы кәбестәдә күп.
Канның оешу сәләте югалу: бөер, бавыр дөрес эшләмәгәндә, аутоиммун авырулар – гемофилия, лейкоз булганда тән күгәрә. Хәер, моның башка сәбәпләре дә булырга мөмкин.


Нишләргә?

Әлбәттә, иң беренче, балага туйганчы йокларга, ял итәргә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Дөрес туклану, витаминлы терапия уздыру яхшы. Әгәр күз төбендәге кара яну, зәңгәрләнү бетми икән, кичекмәстән, сырхауханәгә барырга кирәк. Табиб, баланы кан һәм бәвел анализы тапшырырга, ЭКГ узарга җибәрер.


Бу мөһим!


Күгәрүнең төп сәбәпләренең берсе – кан тамырларының юка, нечкә булуы. Ата-анада андый үзенчәлек бар икән, гадәттә, ул балага да күчә. Андый балаларның аз гына бәрелүдән дә тәннәре кара янып чыга.


Нишләргә?
Педиатрдан кала, гематологка да күренергә кирәк. Әлбәттә, башта барлык анализларны тапшыру зарур. Шунсыз төгәл диагноз куеп булмый. Дөрес дәвалау курсы узганда, сәбәпсез тән күгәрү юкка чыгар.


Фотография: beautiful-and-happy.ru


©»Гаилә һәм мәктәп» (№7, 2016).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ