Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм бәйге

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исем...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы тарафыннан ел да үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланды.DSC_0964


Тантананы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Хәмитович Мирзаһитов  ачып җибәрде. Катнашучыларны Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова сәламләде. Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, әлеге бәйгенең дүртенче тапкыр үткәрелүен билгеләп, соңгы ике елда республикакүләм дәрәҗә алуын һәм конкурсның даирәсе елдан-ел киңәюен ассызыклады. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Илгиз Илдар улы Халиков, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, шагыйрь, журналист һәм публицист Газинур Морат та катнашты.


Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән йөзгә якын укучы һәм студент көч сынашты.  Аерым алганда, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты, Физика институты, Психология һәм мәгариф институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студентлары, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Чаллы һәм Казан педагогика көллиятләре, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесы укучылары аеруча активлык күрсәтте. Эшләрне татар теле белеме кафедрасы укытучылары проф. Г.Р.Галиуллина, доц. Э.Х.Кадирова, доц. А.Ф.Йосыпов, доц. Г.Ф.Гайнуллина, Казан медицина университеты доценты Р.М.Әмирова,  Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән, язучы Газинур Морат бәяләде.


Бәйге ике юнәлештә барды. Беренче юнәлеш – фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы. Читтән торып үткәрелгән бу бәйгегә барлыгы 14 эш кабул ителде. Алдагы еллардан аермалы буларак, уңышлы дип табылган өч эш авторы бәйрәм тантанасына чакырылды, алар катнашучылар алдында чыгыш ясады. Казан федераль университетының Физика институты студенты Гыйләҗев Илназның “Тукай иҗатындагы сүзләргә статистик анализ” (фәнни җитәкче – техник фәннәр кандидаты, доцент Р.Р.Шәймөхәммәтов) дигән темага язылган фәнни эше беренче урынга лаек булды һәм тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятты. Яна буын шагыйрьләре ижатында Габдулла Тукай образын тикшергән Чаллы педагогика көллияте укучысы Сибгатуллина Нәзилә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (фәнни җитәкчеләр – филология фәннәре кандидатлары Р.Ә.Минһаҗева, А.Җ.Кәрамова). III урын Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гарипова Диләгә (фәнни җитәкче – М.Р.Саттарова) бирелде. Аның тикшеренүе Балтач районында туып үскән галимнәрнең Тукайны өйрәнүдәге  эшчәнлекләрен яктыртуга багышланган.


Икенче юнәлеш – сәнгатьле уку бәйгесе дүрт номинациядә үткәрелде.


“Без – Тукайлы халык” номинациясендә татар студентлары Г.Тукай шигырьләрен ана телендә укыдылар. Бу номинациядә махсус урта уку йортлары арасында җиңүчеләр:


Бәйрәмова Диана Рөстәм кызы (Арча педагогика көллияте, җитәкче Ә.Г.Төхфәтуллина) – I урын;


Бәдретдинова Лиана Илдар кызы (Яр Чаллы педагогика көллияте, җитәкче Р.Ә.Минһаҗева) – II урын;


Җиһаншина Ландыш Альфред кызы (Казан театр училищесы, җитәкче Р.Ш.Кәримуллина) – II урын;


Гәрәева Зөһрә Илүс кызы (Арча педагогика көллияте, җитәкче Д.Г.Шаһиева) – III урын;


Гәрәева Илүзә Фәнир кызы (Казан педагогика көллияте, җитәкчеләр Ф.Ш.Гарифуллина) – III урын.


Югары уку йорты студентлары арасында җиңүчеләр:


Шириев Ринас Ринат улы (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, җитәкче Г.В.Галәвова) – I урын;


Гибазов Фәннүр Ильяс улы (Идел буе физик тәрбия спорт һәм туризм академиясе, җитәкче Г.В.Галәвова) – II урын;


Гайнетдинова Нәфисә Нәфис кызы (Казан федераль университетының  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, җитәкче В.Р.Гафаров)  – II урын;


Гыйльметдинова Алинә Данил кызы (Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара башланышлар институты, җитәкче Г.Р.Галиуллина) – II урын;


Галимжанова Рәфидә Илшат кызы (Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, җитәкче М.Х.Фатыйхова) – III урын;


Хәбибуллина Айсылу Ранил кызы (Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, җитәкче ) – III урын;


Шаһимуллин Камил Айрат (Казан федераль университеты, Психология һәм мәгариф институты, җитәкче Р.К.Сәгъдиева) – III урын.


“Татар теле – күңелем теле” номинациясендә татар булмаган студентлар Г.Тукай шигырьләрен татар телендә укып көч сынашты. Әлеге номинация җиңүчеләре:


Секарина Милена Сергеевна (Идел буе физик культура, спорт һәм туризм институты, җитәкче Г.В.Галәвова) – I урын;


Нидан Навратан (Казан дәүләт медицина университеты, җитәкче А.Г.Евдокимова) – II урын;


Хогаде Саураб Виджай (Казан дәүләт медицина университеты, җитәкче Р.М.Әмирова) – II урын;


Тимофеева Юлия Вертольевна (Казан федераль университеты, Психология һәм мәгариф институты, җитәкче Г.К.Һадиева) – III урын.


“Тукай моңы җиһанда” номинациясендә катнашучылар Г.Тукай шигырьләрен рус, инглиз, төрек, казах һәм башка телләрдә укыдылар. Бу номинация җиңүчеләре:


Хаматдинова Динара Айрат кызы (Кукмара аграр көллияте, җитәкче А.Э.Сөләйманова)  – I урын ;


Салихова Йолдыз Айрат кызы (Казан педагогика көллияте, җитәкче М.Ш.Хөснетдинова, Г.В.Нигъмәтҗанова) – II урын;


Минасян Сусанна Артуровна (Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты, җитәкче Г.К.Һадиева) – II урын;


Ярунова Алсу Сергеевна (Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты, җитәкче Г.Ф.Гайнуллина) – III урын.


“Тукай безнең күңелләрдә” номинациясендә Г.Тукай турында студентлар үзләре иҗат иткән яисә тәрҗемә иткән шигырьләре яңгырады. Бу номинациядә махсус урта уку йорты укучылары арасында җиңүчеләр:


Әхмәтшина Алинә Айрат кызы (Чаллы педагогика көллияте, җитәкче Р.Ә.Минһаҗева) – I урын;


Әхмәтҗәнова Әдилә Роберт кызы (Арча педагогика көллияте, җитәкче Д.Г.Шаһиева) – II урын.


Югары уку йорты студентлары арасында җиңүчеләр:


         Разгулов Денис Константинович (Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты, җитәкче Р.К.Сәгъдиева) – I урын;


Матвеев Константин Николаевич (Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты, җитәкче  Р.К.Сәгъдиева) – II урын;


Шәрапова Йолдыз Хәлил кызы (Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, җитәкче Г.Ф.Гайнуллина) – II урын;


Колесников Никита Александрович (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, җитәкче А.Н.Гарипова) –III урын;


Патеева Диана Рястямовна (Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты, җитәкче Р.К.Сәгъдиева) – III урын.


Катнашучыларның чыгышлары тәмамланганнан соң, татар теле белеме кафедрасы профессоры Ф.Ш.Нуриева “Бәнгү ташлар ни сөйли?” дигән темага лекция укыды.


“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” конкурсы җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән тәмамланды.


 Гөлназ Гайнуллина, Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ