Логотип Магариф уку
Цитата:

Кычытканнан икмәк ашаганың бармы?

Җәй җитү белән, яшәү рәвешебез дә, рационыбыз да үзгәрешләр кичерә. Аның нигезен асылда төрле витаминнарга бай булган җиләк-җимешләр тәшкил итә. Бөтен дөнья яшелләнеп килгәндә, табигать тә безгә үзене...

Җәй җитү белән, яшәү рәвешебез дә, рационыбыз да үзгәрешләр кичерә. Аның нигезен асылда төрле витаминнарга бай булган җиләк-җимешләр тәшкил итә. Бөтен дөнья яшелләнеп килгәндә, табигать тә безгә үзенең беренче шифалы үләннәрен бүләк итә. Кычыткан һәм кузгалак– шуларның иң популяры.
Кузгалактан кыстыбый
Кирәкле әйберләр:
Камыры:
300 г он
2 йомырка
0,2 л кефир
1 аш кашыгы сыек май
тоз
Эчлек:
кузгалак
петрушка
кинза
Әзерләү:
Кыстыбыйны гадәттә су, он, тоз салып, төче камырдан пешерәләр. Әмма хәзерге заман аш-су осталары, камыр тагын да йомшаграк булсын өчен, кефир, йомырка, зәйтүн яисә башка майлар өстиләр. Камырны җәйгәндә ертылмасын өчен, яхшылап басарга кирәк. Аннан 30 минутка пакетка салып, камырны ял иттерергә кирәк. 60-70 граммлы кисәкләргә бүлеп, бик юка итеп җәябез. Эченә әзер эчлек салып, икенче ягы белән ябабыз. Кызган табага май салмыйча гына ике яклап кыздырабыз.
 
Кычытканнан икмәк
Кирәкле әйберләр:
200 мл су
350 г он
160 г кычыткан
3 аш кашыгы зәйтүн мае
3 г чүпрә
1 аш кашыгы шикәр комы
1 г киптерелгән сарымсак
тоз
Әзерләү:
Яшь кычытканны кайнап торган суга салып, 2 минут пешереп алабыз. Аннан салкын су белән чайкыйбыз һәм саркытабыз. Әзер кычытканны блендерда әйләндерәбез. Килеп чыккан массага чүпрә, шикәр комы салып, 20 минут тотабыз. Он, тоз, сарымсак, зәйтүн мае өстәп, яхшылап басып, җылы урынга 1 сәгатькә калдырабыз. Кабат яхшылап басып, махсус формага салып, тагын 1 сәгать җылы урында кабартабыз. Аннан өстенә яраткан орлыклар сибеп, 180 градуслы кызу мичтә 50 минут пешерәбез.
 
Кузгалактан яшел аш
Кирәкле әйберләр:
400 г сөякле ит
3 литр су
1 кишер
1 суган
3 бәрәңге
400 г кузгалак
0,5 стакан дөге
Тоз, борыч, каймак
Әзерләү:
Башта шулпа әзерлибез. Ит пешкәч, шулпаны сөзәбез. Шакмаклап туралган бәрәңге һәм дөге, тәменчә тоз салып, 10 минут кайнатабыз. Аннан кишер белән суган өстибез. Аш пешеп чыккач, газны сүндерәбез һәм ваклап кузгалак салабыз һәм бераз өстен каплап тотабыз. Хуш исле ашны пешкән йомыркабелән бизәп, каймак салып, тәкъдим итәбез.
FullSizeRender-24-05-17-02-30-2 FullSizeRender-24-05-17-02-31 FullSizeRender-24-05-17-02-30
"Гаилә һәм мәктәп" журналыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ