«Кыш могҗизасы» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты озайтылды

Дуслар, нәкъ менә без игълан иткән бәйгедә күбрәк кеше катнаша алсын өчен махсус яуган кардан сыннар әвәләдегезме әле?кыш могҗиза_лого-01

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә гаиләгез, бакча яисә мәктәбегез белән катнашырга мөмкин!

Шартлар бик гади:

— өй яки мәктәп ишегалдында кардан зур, матур бер сын ясарга,

— аның янында «Гаилә һәм мәктәп» журналын тотып фотога төшәргә һәм аны  безгә юлларга (адресларыбыз үзгәрмәде: 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 яки gaila-mektep@mail.ru). Хатларыгызны «Кыш могҗизасы» бәйгесенә» дип тамгаларга онытмагыз.

Игътибар, эшләрне 15 февральгә кадәр кабул итәбез.

Ә җиңүчене социаль челтәрдәге рәсми битебездә тавыш бирү аша билгелиячәкбез. Бүләккә – спорт кирәк-яраклары сатып алуга сертификат!

Оста куллы, бай фантазияле укучыларыбыздан килгән фото-күчтәнәчләрне алдык инде. Сездән  дә көтәбез!

Добавить комментарий