Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызлар мәктәбе

Хәзер нинди генә юнәлештәге мәктәпләр юк. Ә менә Казанның  12 нче татар гимназиясе башкаларга охшамаган – биредә бары тик кызлар гына укый.«Туфан абый сүзендә торды»Кызлар өчен мәктәпләр Россиядә узга...

Хәзер нинди генә юнәлештәге мәктәпләр юк. Ә менә Казанның  12 нче татар гимназиясе башкаларга охшамаган – биредә бары тик кызлар гына укый.


«Туфан абый сүзендә торды»


Кызлар өчен мәктәпләр Россиядә узган гасырларда ук була. 12 нче гимназиянең тарихы исә 1993 елдан башлана. Шәһәр үзәгендә «Ак калфак» оешмасы ярдәме белән кызлар мәктәбе ачыла. Ул вакытта анда нибары ун укучы белем ала.


«Кызлар мәктәбе күп ата-аналарның күңеленә хуш килде, – ди 12 нче татар гимназиясенең директоры Илһамия Тимеркәева. – 1996 елда гимназиябездә укырга теләүче кызлар саны 200гә җитте. Югары күрсәткечләр белән шулай матур гына эшләп киттек. Тик иң зур проблема – Тукай урамында урнашкан гимназия бинабызның иске булуында иде. Яңа бина төзүне сорап кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек, хәтта ата-аналар белән пикетларга да чыктык. Файдасы булмады. Аптырагач, Туфан Миңнуллин янына барып карарга булдым, ул депутат иде. Ялгышмаганмын, шул ук көнне Туфан абый минем белән Тукай урамына – гимназияне күрергә килде. Һәм үз сүзен әйтте: «Борчылма, сезгә менә дигән белем йорты төзергә булышачакмын!» Туфан абый сүзендә торды. 2011 елда Декабристлар урамында гимназия өчен әлеге гаҗәеп бина төзелде. Безне хәзер дә «Туфан мәктәбе» диләр. Гимназиягә кергәндә, Туфан абый истәлегенә элмә такта ясаттык».


«Хатын-кыз булырга өйрәтәбез»
Бүген биредә 358 укучы белем ала. Укырга теләүчеләр саны ел саен арта икән. Быел өч параллель сыйныф булдырганнар. Укырга кергәндә төп шарт – бала татар телен белергә тиеш.

«Бездә күпчелек татар балалары укый, чит милләт кызлары да бар, – ди Илһамия Тимеркәева. – Кайвакыт рус милләтеннән булган ата-аналар килә: «Танышыбызның кызы сездә укый. Гимназиядәге тәртип, шартлар бик ошый. Безнең балабызны да укырга алыгыз әле», – диләр. Күп очракта каршы килмибез. Бездә дәресләр татар, рус телендә алып барыла. Татар телен белмәгән укучы санаулы вакыт эчендә татар телендә сөйләшә үк башлый. Гимназиянең төп максаты – кызларыбызны гыйлем белән бергә, гүзәл туташ, киләчәктә ана, ир хатыны булырга да өйрәтү».


Башка мәктәп-гимназияләрдән аермалы буларак, кызлар ашарга пешерергә өйрәнсен өчен биредә махсус сыйныф бар. Ул өйдәге аш бүлмәсен хәтерләтә: плитә, кәстрүл, башка савыт-сабалар... Ризыкларны укучылар өйдән алып килә. Дәрес саен төрле ризык пешерәләр. Һәм соңыннан бергә утырып ашыйлар.


«Шулай ук гимназияне тәмамлаган һәр кыз тегүче һөнәрен үзләштерә, – диде директор. – Тегү машиналары белән җиһазландырылган сыйныф бар. Бишенче сыйныфтан тегү дәресләре керә башлый. Кызлар кул эшләре белән төрле күргәзмәләрдә катнаша, җиңү яулый.


Тагын бер юнәлеш – мода дәресләре. Кызлар дөрес атлап йөрергә өйрәнә, гәүдәләре төз була, демонстрация залында матур киемнәрен тәкъдим итәләр.


Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, укучыларны хуҗалык эшләрен алып бару тәртибенә өйрәтәбез. Бу да дәрес буларак керә. Монда кызлар икътисадка, гаилә бюджетын дөрес тотарга да өйрәнә».


Тавышсыз тәнәфес


Бөтен гимназиягә өч ир-ат бар икән – ике физкультура һәм бер физика укытучысы. Илдар Мәһдиев биредә дүртенче елын эшли, физкультура дәресләре алып бара.


«Педагогик стажым 33 ел, – ди Илдар абый. – Башта гадәти мәктәптә эшләдем, соңрак малайлар гына укый торган лицейда сигез ел укыттым. Ул ябылгач, бирегә килдем. Кызлар белән эшләргә бик җайлы. Гомумән, мин шулай аерым укыту яклы. Гадәти мәктәпләрдә укучы малай-кызлар бер-берсенә комачаулый, чөнки игътибарлары читкә юнәлә. Бу бигрәк тә зуррак сыйныфларда сизелә. Ә кызлар аерым укыганда, коллективта бердәмлек ныграк була кебек. Тагын шуңа инандым: биредә укучы кызлар башка яшьтәшләренә караганда күпкә тәртиплерәк, сабыррак».


Илдар абый белән сөйләшеп торган арада тәнәфескә кыңгырау чыңлады («Туган тел» көе уйнады). Безне шунысы гаҗәпләндерде – тәнәфестә бернинди чыр-чу килгән тавыш та ишетелмәде, арлы-бирле йөгергән укучыларны да күрмәдек. Кызлар коридор буенча тыныч кына йөри, үзара сөйләшеп басып торалар...


«Хатын-кыз өчен югары белем иң мөһиме түгел, – дип саный Илдар Мәһдиев. – Махсус урта белеме булса, җиткән. Иң беренче чиратта, кыз бала ана, ир хатыны булырга өйрәнергә тиеш. Бүген әлеге кыйммәтләр югалды, дисәм дә була. Нәтиҗәдә, күпме яшь гаиләләр таркала, буйдак ир-атлар, ялгыз хатын-кызлар саны күбәя. Ә менә безнең гимназияне тәмамлаган кызлар бер дигән егетләргә кияүгә чыга. Кимендә ике, өч бала табып үстерәләр. Матур итеп яшиләр. Еллар узгач та гимназияне онытмыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, зыялы, зәвыклы укучылар тәрбиялибез».


Физкультура атнасына өч тапкыр, шуның берсе бассейнда йөзү икән. Барлык түгәрәкләр кебек үк, гимназиядә бассейн да бушка. «Кыз балалар ярты ел эчендә рәхәтләнеп йөзәргә өйрәнәләр», – ди Илдар абый. Укытучы үзенең эшләү алымы белән уртаклашты:«Малайлар белән эшләгәндә корырак булырга кирәк. Алар алдына максат куеп, конкрет нәтиҗәләр таләп итәсең. Башкача ярамый. Ни дисәң дә, аларның армиягә барасылары бар. Гомумән, ир-ат физик күнекмәләрне нормада каралганча үтәргә тиеш. Ә кызлар белән бөтенләй икенче төрле эшлибез. Беренчедән, алар белән йомшак сөйләшәбез. Кечкенә генә уңышын да күреп мактыйбыз. Нәрсәдер килеп чыкмый икән, күңелен төшермәскә тырышабыз. Әлбәттә, безнең укучылар да кызлар өчен куелган нормативларны үти».


Зинданда бикләнеп утырмыйлар


Гимназиядә үзбәк, таҗик балалары да укый. Унынчы сыйныфта укучы Надира Самиева безнең белән чиста татар телендә сөйләште. Кыз татар, рус, таҗик, инглиз телләрендә аралаша ала икән.


«Без малайлар белән дә аралашабыз, – ди Надира. – Ел саен «Сәләт»кә барабыз, КФУ карамагындагы малайлар лицее белән уртак укулар оештырабыз. Интернетта да язышабыз. Кызлар гимназиясендә укыгач, күп-ләр безне малайлар белән бөтенләй сөйләшми, күрешми, дип уйлыйдыр. Без бит зинданда бикләнеп утырмыйбыз. Һәр көнне өйгә кайтабыз, каядыр барабыз. Һәрберебезнең дуслары арасында малайлар да бар. Монда укучы кызлар шулай ук көлә, хыяллана, сөйләшә...»


Аерым укытуның уңай һәм тискәре яклары


+ Каршы җенестән аерым укыган кызлар яки малайлар дәрестә активрак була, оялып тормый, мәктәпкә тизрәк ияләшә. Мондый мәктәпләрдә йомык, кыюсыз балалар ачылып китә. Игътибарлары белем алуга гына туплана.
+ Кызлар нәфисрәк булып үсә, егетләрдә ир-атларга хас сыйфатлар ныграк тәрбияләнә.
- Мәктәптән үк каршы җенес белән аралашып, бер-берсен аңларга өйрәнеп үсмәү сәбәпле, киләчәк гаилә тормышында ир белән хатынга уртак тел табу кыен булырга мөмкин.
- Бездә һөнәрләр ир-атныкына һәм хатын-кызныкына төгәл бүленми. Шуңа күрә балаларны мәктәптә аерып укытуны, ясалма бүленеш, дип кенә атыйлар.

Разилә ФАЗЫЛОВА.


http://gaila.ru/


"Гаилә һәм мәктәп" журналы, 2 (19) сан, 2015 ел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ