Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кызым өчен 100гә якын инглиз китабын татар теленә тәрҗемә иттем»

Австралия татары Зөһрә туасы баласы өчен 100гә якын китапны татар теленә тәрҗемә иткән. Моның турыда Австралиядәге татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуда билгеле булды. Зөһрә Садри Аделаида шәһәрен...

Австралия татары Зөһрә туасы баласы өчен 100гә якын китапны татар теленә тәрҗемә иткән. Моның турыда Австралиядәге татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуда билгеле булды. WhatsApp Image 2018-07-02 at 13.26.39


Зөһрә Садри Аделаида шәһәрендә туып үскән. Инглиз мәктәбендә укыган кыз атнага бер тапкыр якшәмбе татар мәктәбендә шөгыльләнгән. Кызы туасын белгәч, Зөһрә татар телен ныклап өйрәнә башлаган.


«Балабызның татарча сөйләшүен теләдем. Авырлы вакытта үземнең телемне дә камилләштерергә булдым. Бик күп китаплар укыдым. Гомумән, Австралиядә яшәүче балалар 3-4 тел белсәләр яхшы санала.  Ирем инглиз милләтеннән, әмма ул да минем туган телемне өйрәнә», – диде милләттәшебез.

Садри гаиләсе татар китапларын Татарстаннан алып кайта. Зөһрә сүзләренә караганда, Австралиядә татар әдәбиятына ихтыяҗ зур. Шул сәбәпле, ул  1,5 яшьлек кызы Зәлия өчен инглиз китапларын татар теленә тәрҗемә итә.


«Бүгенге көндә 100гә якын китапны тәрҗемә иттем. Кызым туганчы сөйләм телен генә белә идем, дисәм дә була. Тәрҗемә эше белән шөгыльләнү телемне шомартты», – дип белдерде Зөһрә.

Австралиядәге татар-башкорт җәмгыятендә 350 милләттәшебез бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ