Логотип Магариф уку
Цитата:

Лаешта 15 ятим бала тораклы булды

Республикада ятим һәм караучысыз калган балаларны тору урыны белән тәэмин итү дәвам итә. Әлеге максатларда төбәк тарафыннан бирелә торган акча күләме дә ел саен арта. Мондый фатирлар (йорт) торак пунк...

Республикада ятим һәм караучысыз калган балаларны тору урыны белән тәэмин итү дәвам итә. Әлеге максатларда төбәк тарафыннан бирелә торган акча күләме дә ел саен арта. Мондый фатирлар (йорт) торак пунктына карап махсус җиһазланган булырга тиеш. Норматив буенча фатирның 24 кв. метрдан да кечерәк, 42 кв. метрдан да зуррак булмавы шарт.


Шушы көннәрдә генә Лаеш район үзәгендә 15 ятим балага фатир ачкычлары тапшырылды. Закон нигезендә, ятимнәргә яшәү урынын социаль найм шартларында түгел, ә махсус торак фондыннан бүлеп бирү күздә тотыла. Әлеге фондка Татарстан милкендәге торак кертелгән.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Фәридә Ишморатова сүзләренчә, торак бирү 5 елга найм килешүе нигезендә башкарыла, бу гамәл ятимнәрнең фатир һәм йортларда яшәү хокукын якларга, торак белән законсыз гамәлләр кылмаска мөмкинлек бирә. Найм вакыты тагын 5 елга озайтылырга мөмкин, аннан соң торак махсус фондтан чыгарыла һәм социаль найм нигезендә бөтенләйгә иясенә күчә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ