Логотип Магариф уку
Цитата:

Лариса Осипова: “Максатыбыз – балаларның иминлеген саклау”

Бүген, 27 июльдә, Югары Ослан районында урнашкан “Дзержинец” сәламәтләндерү лагерында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялы куркынычсызлыгын оештыруга һәм тәэмин итүгә багышланган чара узды. Анда ТР...

Бүген, 27 июльдә, Югары Ослан районында урнашкан “Дзержинец” сәламәтләндерү лагерында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялы куркынычсызлыгын оештыруга һәм тәэмин итүгә багышланган чара узды. Анда ТР ЭЭМның участок полицияләренең эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова катнашты.


ТР Эчке эшләр министрлыгы,  республикада үсмерләр арасында тәртип бозу очракларын булдырмауны күздә тотып, ел саен “Яшүсмер”ведомствоара операциясе уздыра. Быел да ул гадәттәгечә өч этаптан тора. Әлеге чараның беренче этабы “Караучысыз калган яшүсмер” дип атала. Ул июнь аенда уздырыла. Максаты – балаларның, бигрәк тә полиция бүлекчәләрендә исәптә торучы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрнең  җәйге ялын оештыру, яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне булдырмау һәм кисәтү.


Чараның “Яшүсмер – Каникуллар” дип аталган икенче этабы июль аенда уза. Әлеге этапта эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре хезмәткәрләре тәрбиягә авыр бирелгән яшүсмерләрнең  өйләренә барып, аңлату эшләре алып бара, яшүсмерләрнең ялын һәм эш белән тәэмин итүне оештыра. Өченче – “Яшүсмер - Гаилә” этабы август аенда уздырылачак.


ТР ЭЭМның участок полицияләренең эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова әйтүенчә, әлеге чарага барлыгы 1180 полиция хезмәткәре һәм 310 башкарма власте органнары вәкиле җәлеп ителгән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 357 профилактик рейд уздырылган, шуның нәтиҗәсендә 32 - караучысыз калган, 17 – эзләүдә булган яшүсмер билгеле булган, 157 гаиләнең социаль куркыныч хәлдә булуы ачыкланган. Тикшерү вакытында административ хокук бозган өчен – 166, җинаять кылган өчен 32 яшүсмер эчке эшләр органнарына тапшырылган. “Әлеге чара кысаларында уздырылган тикшерү вакытында, тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч янау сәбәпле, 36 бала гаиләдән тартып алынды. РФ Җинаять кодексының “Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәү” дип аталган 156 нчы мәддәсе нигезендә ике җинаять билгеле булды”, - дип сөйләде Лариса Осипова. Аның сүзләренчә, гаиләдә баланы җәберләү, ирексезләү һәм аларга карата көч куллану буенча ата-аналар белән сөйләшү, аңлату алып барыла.


Эльза Хамматова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ