Ләбиб абыйга ике «5ле» билгесе!

Күренекле язучы, шагыйрь, пародияләр остасы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб абый Леронның бүген туган көне. 11.11 санында туган әдип бүген 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Ләбиб Леронның чын исеме – Леронов Лемон Леронович. Ул Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2007 елда шагыйрь Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты булды.
Һәрвакыт ачык йөзле, якты күңелле Ләбиб абыйны юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Ике «5ле» билгесе куябыз! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!
Ләбиб абый бик яхшы әти дә әле. «Гаилә һәм мәктәп» журналында дөнья күргән язманы укыгач, моңа тагын бер кат инанырсыз.

 

Ләбиб Лерон: “Безнең Бәхтияр – бәхетсез түгел, ул башкалардан аз гына үзгәрәк”

Бәхтияргә – 25 яшь. Әтисе Ләбиб Лерон белән гел язучы-шагыйрьләр, редакция тирәсендә йөри, театр-концертларны ярата. Апалары: Айсылу – радио-телевидение йолдызы, татар концертларын, кичәләрне дә бик матур алып бара, Ләйлә – Мәскәүдә танылган журнал дизайнеры. Бәхтиярнең әнисе – кайчандыр табиблар да “булмый инде” дип кул селтәгәндә, улын аякка бастырган олы йөрәкле Фидания ханым – татар теле мөгаллимәсе. Лерон гаиләсе кичергәннәр, бәлки, кайберәүләрнең төшенә дә кермәс. Ләкин шул ук вакытта алар тоемлаган шатлык хисләрен сизмәүче туң йөрәкләр дә бардыр. Ләбиб абыйның андыйларга исе китми. Туганда гарипләнгән Бәхтиярне балалар йортына тапшырырга “киңәш” итүчеләрне дә шактый күргән, ишеткән ул.

“Тәрбиянең беренче баскычы – исем”

“Без укытучыларны, мәктәпне күпме генә гаепләргә тырышсак та, тәрбияне гаилә бирә, – ди Ләбиб абый. – Гаилә – чишмә башы, ничек агып китсә, шулай барачак. Мин улыма Урманче хөрмәтенә Бакый, йә булмаса Хәсән Туфан хөрмәтенә Туфан кушыйммы, дип тә йөрдем әле… Аннары Бәхтияргә тукталдык. Менә шул исем кушканда гына да синең татарлыгың күренә, хезмәт итә башлый. Милли тәрбия исемнән башлана. Тәрбиянең беренче баскычы – исем, икенчесе – баланы яслегә, балалар бакчасына биргәч, өйдә татарча гына сөйләшү. Безгә дә: “Сезнең балаларыгыз тамчы да русча белми, русчага өйрәтегез!” – дип әйтеп карадылар. Безнең бу бер колактан керде, икенчесеннән чыгып китте. Ерак булса да, татар гимназиясенә укырга йөрттек. Бала чакта дөрес юнәлеш бирү кирәк. Шәймиевнең әнисе улын: “Син прокурор булырсың”, – дип үстергән. Ул вакытта иң зур кеше – прокурор булган. “Президент” димәгән, ә дәрәҗәле, зур кеше булырсың, дип гел тәкрарлап торган. Балага яхшы ниятләр ирештереп, әйтеп торырга кирәк. Шулай булса, аның киләчәге матур була”.

         “Минем хатын укымышлы булырга тиеш!”

Ләбиб абый белән Фидания апа университетның 3нче курсында укыганда ук өйләнешә. “Ләбибнең артка чигенми, теләгенә ирешә торган кеше булуы ошады, – ди Фидания апа яшьлекләрен искә төшереп. – Үз фикерен әйтергә сәләтле һәм башкалар сүзенә дә колак сала белә. Бернидән дә куркып тормый. Уколларны да үзе кадый. Аны хәзер дә гаиләбезнең табибы дип йөртәбез”. “Мин кайвакыт ирем Ленарда әти чалымнарын күрәм, — дип сүзгә кушыла кызлары Айсылу. – Ә-һә, охшаган икән бит, дим. Күңелем әтигә охшаган кеше эзләгәндер инде. Кызым Фәридә дә әтинең 50 яше туларга ике көн кала туды. Әти бик сөенде: “Минем юбилейга иң зур бүләк инде бу”, – диде. “Ә миндә, – ди Ләбиб абый, – “Хатыным укымышлы булырга тиеш” дигән сүз бар иде. Мәктәптә укыганда күңел тартылган матур кызлар “3ле”, “2ле” ала башласа, шуңа нык борчыла идем. Мин яраткан кыз “2”легә укырга тиеш түгел! Бер туган тиешле абый заманында: “Укымышлы кешегә сугып булмый”, – дигән иде. Тегенең хатыны укымышлы кеше, кыйнарга кулы бармый моның. Ул сүзләр миндә мәңгегә уелып калды. Укымышлы кызга өйләндем дә. Дөресен әйткәндә, кул күтәрү – тәрбиясезлек билгесе. Аны гаиләдә сеңдерергә кирәк. Хатынын кыйный торган иргә тәрбия бирелмәгән, дигән сүз. Урыслар: “Кыйнагач, ярата, димәк”, – диләр. Бу – әкият”.

         “Бәхетле” дип 70 яшьтә әйтергә мөмкин

“Мин әтисез үскән кеше. Ләкин өйдә әни, аның энесе, җиңги һәм аның 3 баласы белән үстем. Барыбер үземне тулы канлы гаиләдә үскән кеше, дип саныйм, – ди Ләбиб абый. – Күңелемдә хәзер бер нәрсә бар – балалар ятим үсәргә тиеш түгел. Нинди генә хәл булган очракта да! Бүген син шундый бәхетле, ә иртәгә үк күз тиеп, дөньяның иң бәхетсез кешесенә әйләнергә мөмкинсең. Шуңа күрә, миннән: “Син бәхетлеме?” – дип сорасалар, мин җавап бирә алмыйм. Гаиләм никадәр генә әйбәт булса да, бәхетле, дип әйтергә куркам. “Бәхетле дип, 70-80 яшеңә җиткәч, тулы гаиләң белән, милләткә хезмәт итә торган балаларың күреп кенә әйтергә мөмкин. Алайса, 20 яшьлек бала-чагалар, торалар да мин бәхетле, дип дөньяга кычкыралар. Клибы чыккан икән, имеш. Аның әтисе авырып ята, ул аны оныткан. Аның әнисендә, мисал өчен, яман чир тапканнар, ә ул бәхетле, ди. Ходай Тәгалә китерә дә ора, бәхетле булсаң, менә сиңа, ди. Моңа сак килергә кирәк”.

 “Татарстанның дүртенче президенты булачак әле!” дидек

Бер карасаң, тормыш икегә бүленә сыман. Ләбиб Лерон гаиләсендә дә ниндидер сынау килгәнче йокымсырап яшәгән күңелләр уянып китә – Бәхтияр алар гаиләсенә яңа сулыш алып килә. “Килешми торган әйберләр була, – ди бу хакта гаилә башлыгы. – Мин, мәсәлән, кешедән ярдәм сорап эшләсәм, барып чыкмый. Кызларны туар алдыннан бала тудыру йортлары эзләмәдек. Әмма Бәхтияргә сөйләштек бит. Бала тудырганда, катырак басканнар, баш мие кысылган, диделәр. Ә без барыбер күңелне төшермәдек. Зур ачышлар ясаган даһиларның күбесе яза да белмәгән бит. Татарстанның дүртенче президенты булачак әле ул, дидек. Гәрчә, табиблар, бик күп җирдә: “Дәүләткә, хөкүмәткә тапшырыгыз”, – диде. Безгә ул уй кермәде дә. Бәхтияр – безнеке, без аны яратабыз”. Сүзгә Фидания апа да кушыла: “Йөрмәгән җир калмады, татар кешесенә килешмәсә дә, күрәзәчеләргә дә бардык хәтта. Батмас өчен теләсә нинди саламга ябышасың икән. Чит илгә барып дәваларга кирәк дип, министрлыкка да хатлар язган идек. Акча гына туздырып йөрисез, дип әйтүчеләр күбрәк булды. Шуны аңладык, хәзер табиблар арасында да дипломны укымыйча гына сатып алучылар бар икән. Битарафлыктан йөрәк шактый телгәләнде. Вакытында акча табып чит илгә җибәргән булсак, бәлки ярдәм итә алган булырлар иде, дип тә уйлаган чаклар бар. Менә шулай калды инде…”

“Балагыз йөрмәячәк”, – дигән сүзләрне ишетү ата-ана өчен хөкем карары белән бер. Ә Лероннар – тик утыра торган түгел. Терәтеп куйсаң, утырып кына торган малайларын күтәреп, массажга йөртә башлыйлар. Фидания апа елына 4әр тапкыр 21әр көн Бәхтияр белән хастаханәдә ятып чыга. Шунда Ходай Тәгалә, бу йөрүләрне хуплаган кебек, булышырга кешесен дә бирә: бер табибә, аякка бастырабыз, дип массаж ясарга тотына. Һәм Бәхтияр йөреп китә! Табибларга шок була. Ә күпме ата-ананың китек күңелләренә өмет оеткысы сала ул. Табиблар да, балам йөрер микән дип изаланганнарга, әнә Бәхтияр йөгереп йөри, дип кенә күрсәтә башлый.

Тернәкләндерү үзәкләренә йөрүнең тагын бер файдасы була: Бәхтияргә кашык тотарга өйрәтәләр. Аңарчы әни кеше кашык тотып ашата. Тегендә ашарга китереп куялар икән. Бу карап утыра. Ачыгуы шул дәрәҗәрәк булгач, нишләсен, өйрәнә, хәтта тегеләрнең дә ипиләрен тартып ала башлый. “Менә ата-аналарга киңәшем шул – беркайчан да кашыктан тотып ашатмаска тырышыгыз, – ди Ләбиб абый. – Өйрәнүе аңа тормыш итү өчен бик кирәк”.

Бәхтияр машиналар ярата. Автоузышлар карый. Һәм… дога тыңлый. Бер көнне Батуллалар гаиләсенә Корбан ашына баралар. Өч сәгать буе ашамый да, эчми дә дога аһәңенә рәхәтләнеп утыра.  Әбисе (Фидания апаның әнисе Диншат апа) дога укыса да, рәхәтләнеп тыңлый ул. Тагын бер үзенчәлекле ягы бар: һәркөнне иртән солы боткасы яратып ашый. Ходай Тәгалә үз бәндәсенә нәрсә ашарга кирәген дә төшендереп тора бит. Каян килгән аңа бу әйберне ашау ихтыяҗы?

         “Оялу хисе булмады”

“Без кечкенәдән аны үз итеп үстек, – ди Бәхтиярнең апасы Айсылу. – Әти-әни өйдә юк чакларда, урамда да бергә йөри идек. Транспортта безгә карата сәер карашлар да сизгән бар. Әмма аңа карап кына Бәхтиярдән оялу хисе беркайчан да булмады. Дуслардан да яшермәдем, хәзер дә кунакка килсәләр, елмаеп күрешәләр, яраталар үзен. Кызым белән тәмам дуслаштылар, рәхәтләнеп уйныйлар. Кәефсез чакларында безне тыңламаса да, Фәридә теләкләрен карусыз үти тагын… Бәхтияр – бәхетсез түгел, ул үзенең башкалардан аз гына үзгәрәк булуын белми дә бит. Аны жәлләргә кирәкми, тигез күрергә, яратырга гына кирәк. Без бер-беребезне бер караштан ук аңлыйбыз. Энекәшнең елмаюын, яратып кочаклап алуының рәхәтлеген әйтер өчен сүзләр генә җитми…” “Бәхтияр бик мәхәббәтле инде безнең, – ди әни кеше. – Әтисе белән машинага утыргач та, канәгать булуы йөзенә чыга. Мин менә шул карашларны тояр өчен генә булса да, яшәр идем”.

Бәхтиярнең сөенгәндә: “Все!” – дип әйтеп куя торган гадәте дә бар. Якыннары бу сүзне гыйбарә итеп йөртә: “Бәхтияр әйтмешли, все!” – дип тә әйтеп куйгалыйлар.

         Артык ярату кайгы китерә

“Безнең шөкеребез нәрсәдә, – ди Ләбиб абый белән Фидания апа, – “Ходай Тәгалә безгә бирдең, башка бирмә инде, күрсәтмә, бу безгә гомерлеккә җитә!” – дибез. Гаилә башлыгының тагын бер сүзе бар: “Кешене артык яратырга ярамый. Беркайчан да. Бер кешене дә. Балаңны да. Иреңне дә, хатыныңны да… Артык яраткан әйбер кайгы китерә. Син ничек бар, шулай ярат”. Ләбиб абый фикерен дәвам итә: “Безнең балаларның да әйбер сораган чаклары булды. Алмый идек. Мәктәптә чагында ук телевизорга чыгып, студент чагында да эшләп үскән балалар бу. Ләйлә көндезге бүлеккә укырга керә алмады, ә без булышмадык. Гәрчә, 11мең бирсәк, укырга кертү мөмкинлеге бар иде. Юк, дидем, еласа елар. Аннары, шул 11 меңгә салынып төшәчәк ул. 1 атна елады. Иптәшләр алдында оят чөнки. Читтән торып уку бүлегенә керде. Аның каравы, эшләде. Компьютерны үзләштерде, курсларга йөрде. Мөстәкыйльлеккә өйрәнде. Шунда бер хата җибәрсәк, ягъни акча түләп укытсак, әле һаман акча җыеп утырган булыр идек. Тагын бер нәрсә: гарип яки исерек кешене күрәсең икән, йөрәгеңә алырга, жәлләргә ярамый. Икенче көнне үк исерек карый башлыйсың. Мин бер язучының гарип баласын күрдем. Шуны бик каты жәлләп хатынга кайтып әйткәнмен. Ничек тәрбиялиләр икән, дип бик кайгырган идеңме, дип хатын искә төшерде. Менә миңа да китереп бирде. Жәлләмәү – типкәләп кит, дигән сүз түгел. Син аны барыбер жәллисең, әмма йөрәгеңә алма. Булыша алган кадәр булышасың, әмма рухны ныгытырга кирәк. Балаларын артык каты яратучы гаиләләрне дә беләм мин. Балалары хәзер бернәрсәгә дә ярамый. Ни өйдә, ни башка җирдә. Артык яраттылар, нәрсә сорасалар, шуны алдылар, бирделәр… Артык яратмаска кирәк. Аңа карап кына без Ләйләне, Айсылуны, Бәхтиярне яратмыйбыз, дигән сүз түгел. Бөтен кешегә караганда да ныграк яратабыз. Әмма кычкырып әйтү, кемгәдер күрсәтү кирәк микән? Мин үскәндә дә шулай булды. Әйтик, кайберәүләр кочаклашып күрешә, әни, дип битләреннән үбеп ала. Мин шул әйберне беркайчан да эшли алмадым. “Исәнме, әни!” – дип кенә исәнләшәм. Әнине ничек шулай үбәргә мөмкин, дип аптырап карый идем. Аларны гаепләп әйтү түгел, алар да яратканнардыр да, әмма бездә андый тәрбия булмады”.

Булганына шөкер итеп, инде килер шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын үзләренә! 

Гөлүсә ЗАКИРОВА

Добавить комментарий