Логопед гел кирәк!

Кечкенә чагында һәр баланың диярлек сөйләмендә кимчелек була. Берәүләрдә бу төгәлсезлек 7-8 яшькә кадәр үзеннән-үзе бетсә, икенчеләренә логопед ярдәме кирәк. Логопед сөйләмдәге хилафлыкны гына төзәтәме, эшкә урнашканда аңа нинди таләпләр куелырга тиеш, әлеге белгечлек буенча эш табу авырмы – бүгенге язмабызда бу һәм башка сорауларга җавап эзләрбез.

Ул табиб та, психолог та
Сөйләмдәге кимчелекләр белән көрәшүче һөнәр ияләре – логопедлар бүген күп кенә мәктәпкәчә белем бирү йортларында, мәктәпләрдә, балалар сырхауханәләрендә эшли. Ата-аналар балада кече яшьтән үк дөрес дикция формалаштыруга акчасын кызганмый – махсус клиникаларга да йөртә.
Логопед, үз өлкәсендә яхшы белгеч булудан тыш, табиб та, психолог та, педагог та булырга тиеш. Күпчелек очракта сөйләмдәге кимчелекне тудыруда психологик һәм физиологик проблема сәбәпче була. Шуңа күрә логопедка анатомиянең билгеле бер өлкәләрен белү зарури. Дәрескә акыл ягыннан тайпылышы булган яки ДЦП диагнозлы бала да килергә мөмкин, андый очракка һәрвакытта да әзер булырга кирәк. Мондый балаларга психологик якын килүнең үзенчәлекләрен, кирәк була калса, медицина ярдәме күрсәтә белү мөһим.

«Үз сөйләмендә кимчелекләр булмаска тиеш»
Казанның 381нче балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшләүче Светлана Тимофееваның 14 ел һөнәри стажы бар. Ул логопед ия булырга тиешле сыйфатларны санап күрсәтте: «Профессиональ белем турындагы дипломнан тыш, эшкә кабул иткәндә логопедка башка таләпләр дә куела. Без күпчелек очракта балалар белән эш итәбез. Ә аларны ярату гына җитми, хөрмәт тә итәргә, хәлләренә керергә дә кирәк. Логопед булырга теләгән кешенең, беренче чиратта, үз сөйләмендә кимчелекләр булмаска тиеш. Яшь үзенчәлекләре
һәм нейропсихология турында күзаллавың мөһим. Балалар белән эшли торган башка һөнәр ияләре кебек үк түземлек, мәрхәмәтлелек, аралашырга ярату, җаваплылык кебек сыйфатлар да кирәк логопед буласы кешегә».

Татарча логопедия
Логопедия буенча дәресләрне татар телендә алып баручылар сирәк. Шундыйларның берсе – Актаныш районы Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбендә эшләүче Юлия Мансурова. «Төрле телләрдә күп авазларның артикуляциясе аерылганлыктан, татар телле балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү рус телле балалар белән эшләүдән аерылып тора», – ди ул.

Татар телле балалар белән эшләү өчен методик кулланмалар бик аз. Татарча логопедларга тәҗрибә уртаклашу мәйданы булсын дип, Юлия Илгизовна үз сайтын да булдырган (http://mansurova-yuliya.jimdo.com). Анда методик әсбаплардан тыш логопедия буенча башка чыганакларга сылтамалар да урнаштырылган, татарча тел күнекмәләре дә урын алган.

«Сөйләм кимчелеген, авазларны әйтүдәге җитешсезлекләрне төзәтү өчен артикуляция гимнастикасы ясау, вак моториканы үстерүгә һәм сулыш алуны ныгытуга юнәлтелгән күнегүләрнең әһәмияте зур, – ди белгеч. – Шулай да, әби-бабаларыбыз заманында логопед дигән һөнәрне белүче дә булмаган. Әби-бабайлар үзләре үк оныклары өчен логопед вазыйфасын башкарган.

Тулырак.

Фәнзилә Мостафина.

Добавить комментарий