Логотип Магариф уку
Цитата:

Максатчан кабул итү программасы кысаларында татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә кадрлар әзерләү күздә тотыла

Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла.Б...


Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте. Ул, бу юнәлештә билгеле бер авырлыклар булуына игътибарны юнәлтеп, республика вузларында татар телле белгечләрне әзерләү буенча эшнең җайга салынмавын билгеләп үтте. “Бер яктан, мәсьәлә кадрлар кытлыгына кайтып кала. Хәзерге вакытта, әйтик, Казан федераль университетында физика, математика буенча татар телле белгечләрне әзерләү мөмкинлеге бар. Әмма, икенче яктан, бүгенге студентларның татар төркемнәрендә белем аласылары килми”, – дип тәгаенләп үтте министр урынбасары.
Быелгы программа кысаларында “потенциаль педагоглар”ны ачыклауга юнәлтелгән сайлап алу этапларында киләчәктә математика, физика, информатика, химия, биология кебек предметларны татар телендә укытырга теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары да булган. Бердәм дәүләт имтиханы баллары югары булып, укырга максатчан кабул ителгән очракта, алар өчен предметны татар телендә укыту методикасы буенча өстәмә модульләр булдыру, махсус курслар үткәрү мөмкинлеге дә карала. Татарча яхшы белгән балаларны татарча методик әдәбият, фәннәрне татарча укыту өчен каралган дәреслекләр белән таныштырырга кирәк. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты белән берлектә бу мәсьәләне уңай якка хәл итү юнәлешендә эш алып барыла. Яр Чаллы дәүләт педагогик университетында да татар телле белгечләрне әзерләү эшен оештыру күздә тотыла, дип сөйләде Тимерхан Алишев.
Авылда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кытлыгы булмаганлыктан, быел педагогик кадрларны максатчан әзерләү программасына татар теле һәм әдәбияты юнәлеше кертелмәгән. Әмма киләсе елда аны да программага кертү ниятләнә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ