Логотип Магариф уку
Цитата:

Мастер-класс ничек була?

Мингаян Мозаффарова,педагогика фәннәре кандидаты«Мастер-класс» = мастер + класс. Бу сүзләрнең лексик мәгънәсен ачыклау максаты белән аңлатмалы сүзлеккә (А.А.Булыко. Большой словарь иностранных слов. И...

Мингаян Мозаффарова,

педагогика фәннәре кандидаты


«Мастер-класс» = мастер + класс. Бу сүзләрнең лексик мәгънәсен ачыклау максаты белән аңлатмалы сүзлеккә (А.А.Булыко. Большой словарь иностранных слов. Изд. 2-е. – М.: «Мартин», 2007) мөрәҗәгать итик:


«Мастер» а) латиннан magister – остаз (учитель), җитәкче (руководитель); нинди дә булса һөнәр буенча шөгыльләнүче квалификацияле хезмәткәр; үз эшчәнлегендә зур күнекмәләргә ирешкән кеше; нинди дә булса эшчәнлектәге җитез (ловкий), оста (искусный) кеше;


б) инглиз теленнән master – ниндидер өлкәдә иң яхшы белгеч.


«Класс» а) латиннан classis – разряд; нәрсәнең дә булса дәрәҗәсе, нинди дә булса эшчәнлектә югары биеклектәге әзерлеккә ия булу (1 нче класслы шофер, I квалификация категорияле укытучы); ә) инглиз теленнән class шөгыль, дәрес.


Димәк, мастер-класс – гамәли эшчәнлеген камилләштерергә теләүчеләр өчен, шул өлкәдәге оста үткәрә торган тәҗрибә уртаклашу жанры. Теге яки бу өлкәдә күнекмә формалаштыруга юнәлтелгән танып белүнең заманча формасы.


Гади итеп әйткәндә, мастер-класс ул – «Бу проблеманы чишүнең бик нәти­җәле (эффектив) ысулын мин беләм, хәзер Сезне дә өйрәтәм», дигән сүз.


Мастер-класс ул – ике яклы процесс, ан­да «өйрәтүче – остаз» һәм «өйрәнүче – шәкерт»нең катнашуы зарур. Мас­тер-класс субъектларының өзлексез аралашуы мөһим. Нәкъ шушы үзенчәлек «мас­тер-класс»ны белем күтәрүнең башка формаларыннан (семинардан, түгәрәк өстәлдән, коллоквиумнан) аерып тора да.


Мастер-классның асылы: актуаль ­проблеманы чишү ысулын гамәли эшчәнлек оештыру аша танытып белдерү.


Мастер-класс үткәрүнең якынча алгоритмы (алгоритм – куелган бурычны үтәү өчен зарур булган гамәлләр эзлек­лелеге):


проблеманы (проблема – хәл ителергә тиешле мәсьәлә, «әйе» яисә «юк» дип кенә җавап биреп булмый торган, эзләнүне таләп итә торган сорау) аерып алуны оештыру; моның өчен: оста күтәрәчәк проблема яссылыгында белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү («шәкерт» ләрне куелган проблема буенча фикерләрен әйттерүне оештыру, активлаштыру); аларның куелган проблема чишелешен белмәүләрен таныту, шул рәвешле эшчәнлекне – аралашуны мотивлаштыру;


проблеманы чишүдә барлык катнашучыларны да активлаштыру максаты белән «шәкерт»ләрне төркемнәргә берләштерү;


«остаз»ның да, «шәкерт»ләрнең дә иҗади мөмкинлекләрен ача торган алымнар гына кулланып, куелган проб­леманы адымлап чишүне оештыру;


нәтиҗә ясап, проблема чишелешен модельләштерү – ысул аерып алу.


Тәкъдимнәр:


Мастер-класста ассызыкланачак идея­гез итеп педагогикада яисә предмет методологиясендә бик әһәмиятле – үзәк идеяны сайлагыз.


Куйган максат һәм бурычларыгыз те­ма белән аерылгысыз булсын.


«Шәкерт»ләрдә кызыксыну уятырдай проблемалы сорау, проблемалы бирем уйлап табыгыз.


Кулланышка керергә тиешле техник чараларның, танып белү эшчәнлеген оештыру алымнарының максатка ярашлы, эшчәнлекнең эффективлылыгын тәэмин итә торганнарын гына алыгыз.


Мастер-классны үткәрү планын бик җентекләп төзегез. Мастер-класс турында сүзне дәвам итеп, А.Г.Яхин мирасын мактамыйча пропагандалауга багышланган мастер-класс конспекты тәкъдим итәм («Әдәбиятны Яхинча укытыйк»).


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

«Ф.Садриевның «Таң җиле» романында детальләр төгәллеге» темасына мастер-класс*)


Бармак хәрәкәтләрен камилләштерү аша сөйләм эшчәнлеген үстерү (Интеграль белем бирү эшчәнлеге буенча мастер-класс)


Вниманию участников III тура конкурса «Сельский учитель»: рекомендации по подготовке к мастер-классу


ТАРИХ УКЫТУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МАСТЕР-КЛАСС

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ