Логотип Магариф уку
Цитата:

МЧС Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр булачагын кисәтә

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 7 июньдә урыны белән республика буенча төньяк-көнбатыштан секундына 15 – 18 метрга кадәр (Казанда секундына 1...

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 7 июньдә урыны белән республика буенча төньяк-көнбатыштан секундына 15 – 18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәючән җил белән яшенле яңгыр булуы көтелә.


Clipboard104


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтүе буенча, көчле җил һәм яшенле яңгыр вакытында урамда булганда электрүткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, стендлар, өй кәрнизләре кебек әйберләр яныннан ераграк булу сорала, черегән агач һәм начар түбәләр астында торырга киңәш ителми. Имгәнүләр алудан сак булу өчен, бинага кереп торырга кирәклеге әйтелә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ