Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән күзәтчелеге хезмәте Бердәм имтиханнарның нәтиҗәләрен җиткерде

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчел нәтиҗәләрен чыгарган. Узган ел белән чагыштырганда “икеле капчыклар...

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчел нәтиҗәләрен чыгарган. Узган ел белән чагыштырганда “икеле капчыклары” шактый азайган, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.



“Җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллы узган елгыныкыннан түбән түгел, бу имтиханның тотрыклылыгын күрсәтә. Иң мөһиме – минималь чикне уза алмаучылар саны кимегән”, – дип җиткергән дүшәмбе көнне Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов идарә тармагының мәгълүмат үзәгендә.


Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда җәмгыять белеменнән 17,5дән 13,8 процентка кадәр, физикадан 6,1дән 3,8 процентка кадәр, әдәбияттан 4,4тән 2,9 процентка кадәр кимегән.


Россиядә җәмгыять белеме буенча имтихан 5 июньдә, физика һәм әдәбияттан 7 июньдә үтте. Кравцов шулай ук идарә тармагының тарихтан мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертергә әзер икәнлеген, әмма әлегә андый карар булмавын җиткергән.


Ул тарихтан Бердәм дәүләт имтиханын база һәм профиль өлешкә бүлү Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтендә түгел, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы компетенциясендә булуын өстәп әйткән.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ