Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИ тапшыру өчен махсус үзәкләр ача

Якын арада Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт Россиянең бөтен төбәкләрендә укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр булдыра. Бу хакт...

Якын арада Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт Россиянең бөтен төбәкләрендә укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр булдыра. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.


Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгырган чыгарылыш сыйныф укучылары тынычландырырга мөмкинлек бирә. "Ул аларга аларга белемнәрен тикшерү, нәрсәнедер җентекләбрәк өйрәнергә кирәклеген ачыклау өчен дә зарур”, - дип билгеләп үтте җитәкчесе. Махсус үзәкләр 11 нче сыйныфны һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар өчен дә булачак.


Бердәм дәүләт имтиханы үткәрү тәртибе үзгәрер дип көтелә: хәзер дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан 11 нче сыйныфка кадәр укытылып бетерелә торган предметлар буенча гына тапшырырга мөмкин.


Бер елда имтиханны ничә тапкыр тапшырып карарга мөмкин икәнлеге әле төгәл билгеле түгел. Соңгы нәтиҗә итеп иң уңышлы балл сайланачак.


“Ноябрь-декабрьдә үзәкләр тулы көченә эшли башлаячак дип уйлыйм, - дип сөйләде бу хакта С.Кравцов. – Башта алар һәр төбәктә 1-2 генә булачак, аннары үзәкләр саны арттырылачак”. БДИ тапшыру буенча махсуслаштырылган үзәкләр видеокүзәтү системасы урнаштырылган пунктларда гына эшләячәк.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ