Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналистлары – Мамадыш районында (ФОТО)

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналистлары, Мамадыш районында булып, әлеге төбәкнең алдынгы педагогик тәҗрибәсе белән танышып кайтты, район башлыгы Анатолий Петрович Иванов белән очрашты. Шәһәрнең...

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналистлары, Мамадыш районында булып, әлеге төбәкнең алдынгы педагогик тәҗрибәсе белән танышып кайтты, район башлыгы Анатолий Петрович Иванов белән очрашты. Шәһәрнең ике балалар бакчасында, 1 нче һәм 3 нче мәктәптә, 2 нче лицейда, Түбән Ушмы урта мәктәбе һәм Олыяз аграр лицеенда булган очрашуларда аларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Артур Ефимов озатып йөрде.


мамадыш главасы белэн очрашу яна


Педагоглар белән очрашуда белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче әлеге ике журналның үсеш перспективалары, мәгариф өлкәсендә соңгы вакытта алып барылган реформалар турында сөйләшү булды. “Мәгариф” журналы игълан иткән “Авыл укытучысы – 2014” бәйгесе турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Педагоглар “Мәгариф” журналының эштә файдалы булуын билгеләп үтеп, шул ук вакытта практик, мәсәлән, психологлар киңәшләренә ихтыяҗ барлыгын белдерде.


укытучылар яна


Журналистлар шулай ук Мамадыш шәһәренең 4 нче мәктәбендә - кадетлар слетында катнашты һәм районның Түбән Ушмы авылындагы спорт комплексында “Олимпия – 100” спорт программасында катнашучыларның чыгышларын карады. Очрашу барышында әлеге программаны тормышка ашыру тәҗрибәсен республика күләмендә таратырга, “Мәгариф” журналының сәламәтлеккә багышланган чираттагы санында яктыртырга тәкъдим ителде.


Фотолар белән http://vk.com/album245622334_194836044 адресы буенча танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ