Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" - Кама Тамагы районында

“Мәгариф” журналы, педагоглар белән очрашып, уку-укыту өлкәсенә караган яңалыклар һәм проблемалар турында даими рәвештә фикер алыша. Шундый очрашуларның берсе бүген, 10 декабрь көнне, Кама Тамагы райо...

“Мәгариф” журналы, педагоглар белән очрашып, уку-укыту өлкәсенә караган яңалыклар һәм проблемалар турында даими рәвештә фикер алыша. Шундый очрашуларның берсе бүген, 10 декабрь көнне, Кама Тамагы районының Иске Казиле (директоры Халит Бәдертдин улы Гыйльметдинов) һәм Олы Кариле (директоры Айсылу Фоат кызы Галәветдинова) урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә узды. Эшлекле аралашуда Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илшат Мөдәрис улы Гыймранов та катнашты.


Мондый якыннан аралашулар уртак эш юнәлешләрен билгеләргә, иҗади авторларны журналга җәлеп итәргә ярдәм итә.


Баш мөхәррир Илдар Флүс улы Миргалимов үз чыгышында “Мәгариф” журналының Татарстанда гына түгел, ил күләмендә һәм чит төбәкләрдәге милли мәгариф сәясәте яңалыкларын һәрьяклы яктыртуда төп педагогик басмаларның берсе булып торуын ассызыклап үтте; журналның яңача эш юнәлешләрен, киләчәккә планнарын тасвирлады.


Кама Тамагы районы укытучылары да үз чиратында үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә, аерым алганда сочинениеләр язуга, БДИга һәм мәктәпнең ата-аналар белән хезмәттәшлегенә кагылышлы проблемаларны күтәрделәр, журналдагы үзгәрешләрне уңай бәяләп,  үзләренең теләк-тәкъдимнәрен белдерделәр.


кт яна 1
кт яна 2
кт3
кт4
Сәфәрдән калган фотолар белән  https://vk.com/album245622334_207654640 адресы буенча таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ