«Мәгариф йолдызлары»

НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Оештыручы:

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе

1.2. Бәйгенең максаты – укытучы һөнәренә һәм мәктәпләргә карата игътибарны, хөрмәтне арттыру.

1.3. Бәйгенең бурычлары

— иҗат аша укучыларны һәм укытучыларны мәдәни-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү;

— үрнәк укытучылар һәм мәктәпләр эшчәнлеген яктырту.

  1. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе

2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаша ала. Җиңүчеләр «Кадерле остазым» һәм «Минем мәктәбем» номинацияләрендә билгеләнәчәк. Һәр номинациядә өчәр урын булачак.

2.2. Бәйгедә катнашу ирекле.

2.3. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.

  1. Үткәрү тәртибе

3.1. Беренче этап – эшләрне кабул итү: 2018 елның 1 сентябреннән 30 декабренә кадәр. Бәйгедә катнашу өчен «Кадерле остазым» яки «Минем мәктәбем» темасына багышланган эссены 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru (magarif@bk.ru) электрон почтасы буенча «Мәгариф» йолдызлары тамгасы белән редакциягә юлларга кирәк.

Икенче этап – җиңүчеләрне билгеләү: 2019 елның 18 гыйнварына кадәр;

Өченче этап – җиңүчеләрне бүләкләү – 2019 елның 25 гыйнварына кадәр.

Нәтиҗәләр «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп»журналларының февраль санында басылып чыгачак.

  1. Эшләргә таләпләр

4.1. Бәйгегә килгән эшләр авторның укытучысына яки туган мәктәбенә багышланган булырга тиеш.

4.2. Эсселар татар телендә язылырга, күләме 9 мең басма тамгадан артмаска тиеш.

4.3. Эшләр әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм 2019 елның беренче яртыеллыгына «Мәгариф» яки «Гаилә һәм мәктәп» журналларының басма вариантына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.

4.4. Оештыручылар Бәйгегә килгән эсселарны, авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, сайтта, журнал битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында кулланырга хокуклы. Килгән эшләр кире кайтарылмый.

  1. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү

5.1. Эшләргә махсус төзелгән жюри комиссиясе бәя бирәчәк.

5.2. Бәйгедәге һәр катнашучыга «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак:

1 урын – эссеның төп герое булган укытучы яки мәктәп турында редакциядән репортаж һәм 3000 сум күләмендә акчалата бүләк

2 урын – эссены «Мәгариф» яки «Гаилә һәм мәктәп» журналында бастыру һәм 2000 сум

3 урын – эссены «Мәгариф» яки «Гаилә һәм мәктәп» журналында бастыру һәм 1500 сум.

Гран-при иясе чаңгы алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.

  1. Бәйге белән идарә итү

6.1. Бәйге белән Оештыручы идарә итә.

6.2. Оештыручы жюрины туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.

6.4. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларында яки www.magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

Кушымта

 

«Мәгариф йолдызлары»

эсселар бәйгесендә катнашуга гариза

Катнашучының фамилиясе ______________________________________________________

Исеме________________________________________________________________________

Атасының исеме_______________________________________________________________

Туган көне____________________________________________________________________

Яшәү урыны __________________________________________________________________

Элемтә өчен телефон номеры____________________________________________________

Эшнең атамасы________________________________________________________________

Бәйгегә җибәргән эшемне «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә, magarif-uku.ru сайтында һәм шулай ук редакция исеменнән башка матбугат чараларында урнаштырырга ризалыгымны бирәм.

_________ /______________/                                             _________________

    имза               фамилия                                                                                  дата

Положение

конкурса эссе «Мәгариф йолдызлары»

  1. Общие положения
    • Организаторы:

Редакции журналов «Магариф» и «Гаилә һәм мәктәп» («Семья и школа»).

1.2. Цель конкурса – повысить внимание и интерес к профессии учителя и деятельности школы.

1.3. Задачи конкурса:

-активизация творческой деятельности среди учащихся и учителей;

— освещение деятельности образцовых учителей и школ.

  1. Требования к участникам и порядок проведения конкурса

2.1. Для участия в конкурсе приглашаются школьники и преподаватели, проживающие на территории РФ. Победители будут определены в номинациях «Мой дорогой учитель» и «Моя школа». В каждой номинации будут выбраны по три победителя.

2.2. Участие в конкурсе добровольное.

2.3. Количество участников неограниченно.

3.Порядок проведения

3.1. I этап – приём работ: с 1 сентября по 30 декабря 2018 года. Участники отправляют свои эссе на тему «Мой дорогой учитель» и «Моя школа» по адресу 420066 г. Казань, ул. Декабристов, д. 2 или по электронной почте gaila-mektep@mail.ru (magarif@bk.ru) с пометкой «Мәгариф йолдызлары»;

II этап – определение победителей: до 18 января 2018 года;

III этап – награждение победителей: до 25 января 2018 года.

Результаты будут напечатаны в февральском номере журналов «Магариф» и «Гаилә һәм мәктәп».

  1. Требование к работам

4.1. Главные темы работ – «Мой дорогой учитель» и «Моя школа» .

4.2. Работы должны быть выполнены на татарском языке, количество печатных знаков не должно превышать 9 тысяч.

4.3. Работы принимаются только вместе с заявкой и копией квитанции о подписке на печатный вариант журналов «Магариф» или «Гаилә һәм мәктәп» на первое полугодие 2019 года.

4.5. Организатор вправе, указав автора, использовать материалы, пришедшие на конкурс для размещения на сайте, печати на страницах журнала, а также освещения своей деятельности в других средствах массовой связи. Работы не возвращаются.

  1. Определение и награждение победителей

5.1. Объявление и награждение победителей: работы будут оцениваться специально созданным жюри.

5.2. Всем участникам будут вручены сертификаты, а победители будут награждены «Дипломом победителя» и ценными подарками:

1 место – репортаж на страницах журнала об учителе и школе, которые являются героями эссе и денежный приз в размере 3000 руб

2 место – публикация эссе в журналах «Магариф» и «Гаилә һәм мәктәп» и 2000 руб

3 место – публикация эссе в журналах «Магариф» и «Гаилә һәм мәктәп» и 1500 руб.

Владелец Гран-при получит сертификат на приобретение лыж.

  1. Управление конкурсом

6.1. Управляет конкурсом Организатор.

6.2. Организатор назначает членов жюри, дату, место проведения, регламент, а также решает другие задачи, связанные с конкурсом.

6.3. Организатор вправе привлекать другие организации, должностных лиц, общественных деятелей и спонсоров.

6.4. В случае внесения изменений по времени, места иположений конкурса,они будут размещаться на сайте журналов «Магариф» и «Гаилә һәм мәктәп» (www.magarif-uku.ru).

6.5. Спорные моменты, возникшие на всех этапах проведения конкурса, решаетОрганизатор, принимая во внимание принципы справедливости и общественное мнение.

Приложение

Заявка на участие в конкурсе эссе «Мәгариф йолдызлары»

Фамилия _____________________________________________________________________

Имя__________________________________________________________________________

Отчество______________________________________________________________________

Дата рождения_________________________________________________________________

Место проживания _____________________________________________________________

Номер телефона_______________________________________________________________

Название работы_______________________________________________________________

Даю свое согласие на использование своей работы на страницах журналов  «Гаилә и мәктәп» и «Магариф», а также в других средствах массовой информации от имени редакции.

_________ /______________/                                        _________________

подпись                фамилия                                                                             дата