Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» хезмәткәрләре — Сәйдәш укуларында (ФОТО)

Бүген “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррирләре Мидхәт Садыйков һәм Римма Гатина, республикабызның Югары Ослан районында булып, Сәйдәш укуларында катнашты. Укулар композиторның туган көненә багышлап оештыр...

Бүген “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррирләре Мидхәт Садыйков һәм Римма Гатина, республикабызның Югары Ослан районында булып, Сәйдәш укуларында катнашты. Укулар композиторның туган көненә багышлап оештырылган иде. 3 декабрьдә С.Сәйдәшевның тууына 114 ел тула.


сайдаш2


Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев татар профессиональ музыкасына нигез салучы дип санала. Ул җәйләрен Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында үткәргән. Идел буенда иҗат иткән. Шуңа күрә күрә дә югары осланлыларга Салих Сәйдәшев исеме бик кадерле, якын.


сайдаш 1


 Бүген Сәйдәш укуларында композиторның тормышы, иҗаты, аның җизнәсе (апасы Әминәнең ире) Шиһа­бетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның гомер юлын искә алдылар, С.Сәйдәшев музыкасына язылган җырлар белән хозурландылар. Ш.Әхмәровның оныгы, табиб Нияз Әхмәров бабасы турында хатирәләре белән уртаклашты.


сайдаш3 обр


Салих Сәйдәшевнең туганы, Ш.Әхмәровның оныгы, табиб Нияз Әхмәров


Билгеле булганча, Шиһабетдин Әхмәров 1913 елда Казанда татар телендә “Мәктәп” журналын нәшер итә башлый. Хәзерге вакытта әлеге басма “Мәгариф” исеме белән чыга.


Фотолар белән танышыгыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ