«Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» + «Гаилә һәм мәктәп» комплектына язылучыларга бүләккә – «Гаилә һәм мәктәп» календаре

Алдан вәгъдә ителгәнчә, «Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» + «Гаилә һәм мәктәп» (почта каталогындагы индексы – 54190) комплектына язылучыларга март аенда бүләккә «Гаилә һәм мәктәп» календаре да җибәрелде.

Рәхмәтле укучыларыбыздан инде җавап хатлары да килә башлады. Мәсәлән, Резидә Шамиловна дигән абунәчебез безгә: «Посылка килде буген!!! Комплектка өстәп, «Гаилә һәм мәктәп календаре»н да бүләк иткәннәр. Ул календарь шундый яхшы эчтәлекле. Татар теле журналы — безнең өчен зур бүләк. «Мәгариф»нең беренче кызы ул. «Гаилә һәм мәктәп» — әнисе. Бик зур рәхмәт Сезгә! Иҗат учагыгыз сүрелмәсен, озын гомерле булыгыз», — дип язып җибәргән.

Безгә теләктәшлек күрсәткән, озак еллар дәвамында «Мәгариф» журналы белән бергә булган укучыларыбызга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Добавить комментарий