Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министры бәби тапкан студентларны бушлай укытуга күчерүне яклап чыкты

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бала табучы студент әниләрне икенче уку елыныннан башлап өстенлекле юнәлештә бюджетта укуга күчерә алачаклары хакында сөйләде. Бу хакта Татар-информ РИА...


Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бала табучы студент әниләрне икенче уку елыныннан башлап өстенлекле юнәлештә бюджетта укуга күчерә алачаклары хакында сөйләде. Бу хакта Татар-информ РИА Новостига сылтама белән хәбәр итә.





Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы проектын җәмәгать фикер алышуыннан соң Юстиция министрлыгына җибәрәчәкләрен җиткергән. Кабул ителгән очракта, документ басылып 10 көн үткәннән соң, бала тапкан студент әниләр әлеге хокуктан файдалана алачак.
Ольга Васильева сүзләренчә, бу студент әниләр бала туганнан соң укуларын тәмамласын өчен башкарыла.
Ул шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына терәк югары уку йортлары төзү өчен бәйгедә катнашуга 57 төбәктән 86 гариза керүен билгеләп үткән. "Һәр гариза бәйгенең барлык параметрларына туры килгәнлеге буенча каралачак. Комиссия җиңүчеләр турындагы карарны апрель уртасында чыгарачак", – дип белдергән Васильева.
Алдан министр яңа терәк югары уку йорты, аерым алганда, Мурманскида Мурманск дәүләт университеты базасында барлыкка килергә мөмкин, дип белдергән иде.


Чыганак: http://shahrikazan.com


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ