Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министры Рәфис Борһанов Казан федераль университетында булды

Әлеге очрашуга министр КФУ ректоры Илшат Гафуров чакыруы буенча килде дип хәбәр итә университет медиа-порталы. Федераль университет буларак КФУ Идел буе федераль округы ихтыяҗларын кайгыртса да, аның...

Әлеге очрашуга министр КФУ ректоры Илшат Гафуров чакыруы буенча килде дип хәбәр итә университет медиа-порталы. Федераль университет буларак КФУ Идел буе федераль округы ихтыяҗларын кайгыртса да, аның эшчәнлеге, иң беренче чиратта, Татарстанның мәгариф һәм фән тирәлеге белән бәйле. Бу җәһәттән яңа министрга университет коллективы, аның структурасы, үсеш стратегиясе һәм идарә итү системасы белән шәхсән танышу кирәк иде. Рәфис Тимерхан улына 2017 елда уку йорты тарафыннан башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре тәкъдим ителде.


Шулай ук очрашуда катнашкан КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов татар теле мәсьәләсенә дә игътибар бирелде дип белдерде. «Аерым алганда, туган телебезне өйрәнү буенча яңа концепция төзү турында фикер яңгырады. Шулай ук дәреслекләрне тел өйрәтү буенча Европа системасына нигезләнеп төзү, тел белүнең минимумын билгеләү кирәклеге ассызыкданды», – диде Рәдиф Рифкать улы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ