Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” редакциясенең “Авыл укытучысы” бәйгесенең II этабы турында рәсми белдерүе

Бәйге уздырганда, иң мөһиме – объективлык һәм гаделлек. “Авыл укытучысы” бәйгесендә дә гаделлек беренче урында булырга тиеш. Конкурсның 2нче этабы – 1нче турда җиңгән авторларның иҗади эшләренә җәмәга...

Бәйге уздырганда, иң мөһиме – объективлык һәм гаделлек. “Авыл укытучысы” бәйгесендә дә гаделлек беренче урында булырга тиеш. Конкурсның 2нче этабы – 1нче турда җиңгән авторларның иҗади эшләренә җәмәгатьчелекнең бәя бирүе, номинантларның халык арасындагы абруйлылыгын ачыклау, тавыш бирү “үтәкүренмәле” һәм гадел узсын өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан оештырылды. Нигезләмәнең 2.3.5 пункты 2нче этап номинантларына үзләренә игътибарны җәлеп итү өчен мөстәкыйль эш алып барырга хокук бирә. Шул ук вакытта Конкурс кысаларында алып барылган агитация эшләре дә гаделлек принцибына җавап бирергә тиеш. Ләкин бәйге барышын күзәтеп баручыларда, бәйгене оештыручы “Мәгариф” редакциясендә дә, тавыш җыюда гадел булмаган алымнар кулланылды, дигән шикләр туды. Тикшерүдән соң, шикләнергә нигез барлыгын ачыкладык: чыннан да, тавыш бирүчеләрнең бер өлеше түләүле хезмәтләр күрсәтә торган сайт аша безгә керә. Түләүле хезмәтләрдән файдалану исә бәйгенең үзәгендә булган гаделлек принцибына каршы килә. Кызганыч, кайсы номинант өчен күпме “түләүле тавыш” бирелгәнен ачыклау, бу эшнең башкаручысын табу мөмкин түгел, димәк кемнедер конкурстан төшереп калдыру-калдырмау өчен дә тулы дәлилләр базасы юк. Тавыш бирү этабының соңгы көннәрендә хакерларның активлашуы көтелә дигән мәгълүмат та  бар.


Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Конкурс Нигезләмәсенең 2.3.6.6. пунктында күрсәтелгәнчә, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып һәм гаделлек принципларын алга куеп, тавыш бирү этабында килеп чыккан әлеге бәхәсле хәлне, Оештыручы түбәндәгечә хәл итә:


1. “Авыл укытучысы-2014” конкурсының 2нче этабын – тавыш бирүне туктатырга һәм аның нәтиҗәләрен (күрсәткечләрен) исәпкә алмаска,


2. “Авыл укытучысы-2014” конкурсының 3нче этабына – мастер-класслар ярышына барлык номинантларны да катнаштырырга.


Мастер-класслар үткәрүнең төп кагыйдәләре Нигезләмәдә күрсәтелгән. 10 номинантның барысына да инде мастер-классларын әзерли башларга мөмкин. Бәйгедә катнашучыларның иң лаеклысын компетентлы жюри сайлаячак. Ярышның урыны һәм вакыты, башка өстәмә мәгълүматны сайтта һәм журналда хәбәр итәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!Барлык конкурсантларны да кызыксындыра торган соравыма җавап бирегез әле. Мастер-класс дип нәрсәне күз алдында тотыйк- үз фәнебез буенча тәҗрибә уртаклашунымы , дәрес формасындагы мастер-класснымы? Районнардагы мастер-классларга төп критерий- аның дәрес фрагменты булуы. Әгәр дәрес формасы икән, без шул фән белгечләре белән үткәрәбездер инде. Мәсәлән, 11 сыйныфта әдәбият дәресе икән, мин шул программа белән таныш аудитория өчен дәрес төзергә тиештер инде? Бәлки, гомуми аудиториягә исәп тотаргадыр? Планнар әле төземәгән, конкурсның ахыры нәрсә булып бетәсен белмәдек бит. Ә яңа уку елы бу эштән читкәрәк алып китә.Бөтенесен яза алмыйсыз инде, бу бит бәйге , алай дагын мөмкин кадәр ачыклык кертсәгез иде. Автор: Укытучы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Равил әфәнде, Буа районы, Бик-Үти авылы укытучылары сезнең өчен тавышларын бирде. Әфәрин!!! Автор: Фәридә

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ