Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф. Татар теле”нә язылучылардан беренче фикерләр

13 октябрьдә сайтыбызга “Мәгариф. Татар теле” электрон журналының 1нче саны урнаштырылгач, инде шактый гына укучыларыбыз яңа басма белән танышты һәм аның эчтәлеген бәяләде. Редакциябезгә кайтавазар да...

13 октябрьдә сайтыбызга “Мәгариф. Татар теле” электрон журналының 1нче саны урнаштырылгач, инде шактый гына укучыларыбыз яңа басма белән танышты һәм аның эчтәлеген бәяләде. Редакциябезгә кайтавазар да килде. Шулар белән танышырга тәкъдим итәбез.
дилә гыйниятуллина
Дилә Гыйниятуллина,
Буа районы Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
–  “Мәгариф” журналын без өйгә алдырып, һәр санын җентекләп укып барабыз. Инде менә безнең алда сезнең яңа иҗат җимешегез - “Мәгариф. Татар теле” журналы. Аның беренче санын мин бер тында укып чыктым. Басма миңа бик ошады. Бигрәк тә хәзерге көн өчен актуаль олимпиадага әзерлек турында филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты  Дамир Хөснетдинов тарафыннан әзерләнгән материал безнең өчен файдалы. 9 сыйныфлар өчен булган олимпиада биремнәре дә журналда шул рәвешле анализлап бирелсә, без шат булыр идек. Журналдагы тестлар да татар теле укытучылары өчен бик кулай. Мондый тестларны интернет челтәреннән дә, китап кибетләреннән дә табып булмый. Озакламый 1нче яртыеллыкка йомгаклау аттестациясе вакыты җитә. Һәр сыйныф өчен 1нче яртыеллыкка йомгаклау аттестациясе үткәрү буенча материалларны алдагы саннарда көтеп калабыз. Сезгә катлаулы һәм мавыктыргыч  эшегездә уңышлар телибез.
15x21-1_
Наилә Шәрәпова,
Нурлат шәһәренең махсус (коррекцияләү) VIII төр гомуми интернат- мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары:
– “Мәгариф. Татар теле” электрон журналның булуы бик уңайлы. Татар теле укытучылары өчен бу бик кирәк дип саныйм. Кирәк чакта журнал эзләмисең, ә компьютер, ноутбук яисә телефон аша кирәкле материалны табарга мөмкин. Хезмәттәшләр белән аралашу, аларның фикерләрен белү, материаллар алмашу һәм укытучыларга аттестация үтү өчен дә сезнең журнал ярдәмгә килә. Бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар һәм яңадан-яңа фикерләрегез тууын телим. Шулай ук коррекцион мәктәптә эшләүче укытучылар өчен программа белән берлектә дәреслекләр дә (безнең укучылар өчен, бигрәк тә рус мәктәбенең татар группасы өчен) күрәсе иде. Программа иске, ләкин һәр укытучы аны үз төркеменә яраклаштыра, ә бу безне канәгатьләндерми. 
Без 111
Ләйсән Әхмәтҗанова,
Казандагы  69 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- Magarif-uku.ru электрон сайтын бик яратып кулланам. Хәзерге инновацияләр заманында электрон журналлар булу уңайлы! Күптән түгел "Мәгариф" сайтында "Электрон язылу" рубрикасына юлыктым. Шундый унайлы, ташламалар бар икәнен күргәч, тагын да сөендем. “Мәгариф” һәм “Мәгариф. Татар теле” журналларына тәнәфес вакытында ук телефон номерым аша язылдым. Үземнең коллегаларымны кызыксындырдым, алар да тиз генә язылдылар. “Мәгариф” журналына иҗади унышлар телим! Язылучылар саны, кызыклы рубрикалар артып торсын. Безне ташламалар белән сөендергәнегез, уңайлыклар тудырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Башка укытучыларны да “Мәгариф. Татар теле” турындагы фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашырга чакырабыз. Кайтавазларны форумның махсус ачылган бүлегендә дә калдырырга мөмкин.
“Мәгариф. Татар теле”нә ташламалы бәядән язылу акциясе ахырына якынлаша. Исегезгә төшерәбез, 20 октябрьгә кадәр татар теле укытучылары өчен нәшер ителә башлаган электрон журналыбызның 1нче санына 99,00 сумга ЯЗЫЛЫРГА мөмкин әле. 

1 (1)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ