Логотип Магариф уку
Цитата:

«МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ»нең 2 нче саны чыгу уңаенннан, ташламалы язылу башланды

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2 нче саны бүген «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды.Традиция буларак, яңа сан чыгу уңаеннан, аңа...

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2 нче саны бүген «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды.


ТТМ-2


Традиция буларак, яңа сан чыгу уңаеннан, аңа ташламалы бәядән яздыру буенча махсус акция игълан ителә. “Мәгариф. Татар теле» электрон журналына беренче булып язылган 100 кешегә 33% ташлама ясалачак.  Шулай итеп, сезгә бер сан өчен 150 сум түгел, ә 99 сум гына түләргә кирәк булачак. Соңга калмагыз.


ЭЧТӘЛЕК:


ХАРИСОВ Ф. Дәреслек нинди булырга тиеш
ГЫЙЛЬМАНОВ Д.  Татар теленнән язма эшләр һәм аларны бәяләү критерийлары
ДЕНМӨХӘММӘТОВА Э. Җыйнакландырылган изложениене ничек язарга
ТРОФИМОВА С. Изложение текстлары
ҖӘЛӘЛИЕВА Р., ГАЛИЕВА Г. Тигез караш кирәк
ГЫЙЛӘҖИЕВА А. Укылган текстка нигезләнеп, сочинение-фикерләмә язу нәтиҗәләре
АМУТБАЕВА Г., ЗАРИПОВА Ф. Без дә имтихан тапшырдык (БРТдан соң туган фикерләр)
ГЫЙЛӘҖИЕВА Ә. Бәйлек сүзләр
ӘХМӘТҖАНОВА Л. Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре
ФӘТХУЛЛИНА Ф. Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
Мәктәпкәчә татар теле
МИҢНУЛЛИНА И. Балалар бакчасында татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтү
ШӘРӘФЕТДИНОВА Р. “Алсуның туган көне”
НИЗАМИЕВА Л. Белемнәребезне тикшерәбез. (VI сыйныф. Тестлар)
САБИРОВА Р. Сынауларга әзерләнәбез. (Гади җөмлә синтаксисыннан тематик тестлар)
ИБРАҺИМОВА Э. БРТга әзерләнәбез (IX сыйныф. Тестлар)
НӘФЫЙКОВА Л. Фонетика буенча тематик тестлар (IV сыйныф)
Сораштыру. Төбәкара олимпиаданың Халыкара олимпиадага кушылуына ничек карыйсыз?..
Татар теле һәм әдәбиятыннан Төбәкара олимпиада-2014 нәтиҗәләре
АБДУЛЛИНА Р. Газета”, “газет”, “гәзит”, әллә “гәҗитә”, “гәҗит”ме

 


ЯЗЫЛЫРГА


“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек, хәзер аның икенче санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырабыз.


Әйтергә кирәк, әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча үзебезнең инициатива, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.


“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, практик укытучы кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


ЯЗЫЛЫРГА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ