Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф.Татар теле»нең 2015 елдагы дүртенче саны чыкты

Татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы дүртенче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды. «Мәгариф. Татар теле» электрон журн...


Татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы дүртенче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды. «Мәгариф. Татар теле» электрон журналының №4 (6) санында 2016 елда татар теленнән  министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән демоверсияләргә нигезләнеп төзелгән бердәм республика тесты (БРТ) контроль бәяләү материаллары һәм язма эшкә әзерләнү дәрес үрнәкләре зур урын алган.
тышлык дек 2015 №4 (6) ЭП


Эчтәлек


№4 (6), 2015


ӘХМӘТҖАНОВА Л. «Соңгы елларда уздырылган сынаулар татар теленнән белем дәрәҗәсенең үсүен раслый»


Уку елы башында IV, VI, VIII сыйныфларда татар теленнән үткәрелгән белем мониторингы нәтиҗәләре (ИНФОГРАФИКА)


ГЫЙНИЯТУЛЛИНА И. Татар мәктәпләренең IX сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү


МӘХМҮТОВА Ф. IX сыйныфта татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү (рус мәктәпләренең татар төркеме)


КӘРИМУЛЛИНА Ф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика  тестына әзерләү


ХАМАЕВА Г. Русча сөйләшүче балалар белән эш итүебезне онытмаска иде


ГЫЙЛӘҖЕВА Л., ҺАДИЕВА Г. «Кызыл җеп» буларак үрелеп барган идеяне ничек билгеләргә?


СӨЛӘЙМАНОВА Х. Игелеклелек, ярдәмчелектән дә кадерле нәрсә юк...


КӘРИМОВА Р. «Проблема ‒ проблема түгел ул…»


БӘШӘРОВА М.         «Хатлар яздым утырып...»                                  


МӘСӘЛЛИМОВА М., ШӘМСИЕВА Җ. Агымдагы белемнәрне тикшерәбез


ҖАМАЛЕТДИНОВА З. ФДББС шартларында азкомплектлы белем бирү оешмаларында татар телен укыту                                                         


ГАФФАРОВА Р. Сүзләрне кушу ысулы


НИГЪМӘТУЛЛИНА Р. Кече яшьтәге балаларга татар телен икенче тел буларак укыту


НӘГЫЙМОВА З. Олимпиадаларга әзерләү – дәвамлы процесс


Укытучыга ярдәмгә / китап киштәсе


АБДУЛЛИНА Р. Орфографик вариантлар ‒ орфографиягә игътибар җитмәүдән…


ЯЗЫЛЫРГА


“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек, хәзер аның 2015 елдагы өченче санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырабыз.


Әйтергә кирәк, әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча үзебезнең инициатива, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-tatar-tele-2015/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.


“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, укытучыга практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


ЯЗЫЛЫРГА


Шулай ук «Мәгариф.Татар теле»нең — 2014 елда чыккан беренче һәм икенче саннарына язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-tatar-tele-2015/ сылтамасы буенча керәсез дә языласыз. Автор: admin

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ