Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесендә җиңү яулады (ФОТО)

Педагоглар өчен чыга торган гомумтатар журналы «Корпоратив һәм махсуслашкан матбугат чаралары» номинациясендә бәллүр каләм, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бүгенге көндә "Мәгариф" журналы...

Педагоглар өчен чыга торган гомумтатар журналы «Корпоратив һәм махсуслашкан матбугат чаралары» номинациясендә бәллүр каләм, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бүгенге көндә "Мәгариф" журналы редакциясе коллективын Илдар Флүс улы Миргалимов җитәкли. 


редактор бкКорстонда "Бәллүр каләм"не тапшыру тантанасында


Бэллур калэмКоллектив


“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул — укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив  катнаша.


Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану,  мәгариф системасына яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Россиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.


Тантанада шулай ук "Гаилә һәм мәктәп" журналының реклама буенча җаваплы хезмәткәре, күп еллар республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшләгән Надия Шәйхетдинованың "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булуы хәбәр ителде. Надия Шәйхетдинованы ихлас котлыйбыз, уңышлар телибез.


надия апа обр
Уңнан икенче Надия Шәйхетдинова


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ