Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналы - Әтнәдә (ФОТО)

 “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләре Әтнә районының  Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашуда булып кайтты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган фәнни-гамә...

 “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләре Әтнә районының  Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашуда булып кайтты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган фәнни-гамәли семинар кысаларында ачык дәресләр карады.


Ул көнне Күәм авылында туып-үскән язучы Самат Шакирның тууына 90 ел тулу уңаеннан бик җылы искә алу кичәсе оештырылган иде. Чакырылган кунаклар арасында әдипнең кызы Зөбәрҗәт Шакирова-Нуриева, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская һәм күренекле язучылар Камил Кәримов, Рифат Җамал да бар иде.


 Соңыннан Әтнә районы мәктәпләреннән җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән журнал хезмәткәрләре "түгәрәк өстәл" артында укыту-тәрбия эшләре һәм журнал белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.


 Очрашудан фотолар белән http://vk.com/album245622334_192710397 адресы буенча танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ