Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналы хатын-кыз укытучыларны 8 март бәйрәме белән котлый

Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә уча...

Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.


Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала.


Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын, хөрмәтле укытучылар!


8 март

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ