Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Кукмараның яшь кулибинчыларын барлый

Ниләр генә уйлап чыгармый хәзерге яшьләр! Роботлар, тиз йөрешле мотовелосипед, «мини-эскаватор», идарә ителгән торак машина – кичә Кукмарада узган «Яшь профессионаллар» фестивалендә әлеге эшләр жюри ә...

Ниләр генә уйлап чыгармый хәзерге яшьләр! Роботлар, тиз йөрешле мотовелосипед, «мини-эскаватор», идарә ителгән торак машина – кичә Кукмарада узган «Яшь профессионаллар» фестивалендә әлеге эшләр жюри әгъзалары  хөкеменә тәкъдим ителде. Фестиваль район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров башлангычы белән, "Галактика" балалар иҗат үзәге һәм мәктәпләр катнашында узды.


Кукмара районы Починок Кучук урта мәктәбе базасында узган әлеге фестивальгә «Мәгариф» журналы  баш мөхәррире Cөмбел Таишева да чакырулы иде. Бу очраклы түгел, уйлап табучылар арасында оештырылган “Яшь кулибинчы”лар конкурсы 2009 елдан бирле «Мәгариф» журналы белән берлектә уздырыла.


Починок Кучук урта мәктәбендә  татар, рус, удмурт балалары белем ала, үз туган телләрендә генә түгел, башка телләрдә дә камил сөйләшүләре әллә каян күренеп тора. Кунакларны миллли ризыклар белән каршы алганнан соң, бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә.


Ә фестивальгә килгәндә, игътибарга лаек проект эшләре байтак иде биредә. Мәсәлән, Кукмарадагы  3 нче урта мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Шамил Аксанов “Бизиборд” макетын ясаган. Ул 9 төрле тартмачыктан тора, һәрберсенең аерым ишеге, һәр ишеккә ачкыч беркетелгән. Ә тартмачыклар эчендә баланың фикерләү сәләтен, кул моторикасын, хәтерен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр. Шамилнең остазы– «Галактика» балалар үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Вадим Шахтин.20171207_122951


Кукмараның һөнәрчеләр ягы икәнен беләбез, шуңа да укучыларның һәртөрле проектлар уйлап табуына гаҗәпләнерлек түгел. Алар ясаган әйберләр макет кына булып калмыйча, төрле өлкәләрдә кулланыла да башлаган.Починок Кучук урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Денис Палатов уйлап чыгарган мәктәп теплицасын җылыту системасы автомат рәвештә теплицадагы җылылыкны сакларга мөмкинлек бирә. Бу система районның күпчелек мәктәпләрендә кулланышка да кергән.


Берәр тапкыр краннан аккан су күләмен исәпләп караганыгыз бармы икән? Кул югандамы, савыт-саба юасынмы –әрәмгә киткән су турында уйлап та бирмибез, әле шуны акчага әйләндерсәң? 11 нче сыйныф укучысы Алмаз Әхмәдуллин нәкъ шуны истә тотып, “Су дозаторы” проектын яклап чыкты. Киләчәктә бу проект та кулланылышка кереп китәсенә шик юк.20171207_121440


Егетләрнең төрле техника белән кызыксынулары гаҗәп түгел, ләкин Кукмарада кызлар да робототехника белән шөгыльләнә. Марина Тимофеева, Адилә Әгъләмҗанова, Илүзә Галәвиева уйлап чыгарган робот Ай өслеген өйрәнү өчен җайлаштырылган. Ул тулысынча хәрәкәт итү механизмы белән көйләнгән.20171207_122804


Манзарас урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Азат Гарифуллин сарык көтүе өчен күчереп йөртелүче көтүлек уйлап чыгарган. Малайга җәй буе көтү көтәргә туры килгән, шунлыктан бу җайланманы уйлап табуы әллә ни кыенлык тудырмагандыр, күрәсең. Көтүлекне кирәкле урынга куясың да, эшең бетте. Бернинди кыргый хайваннар да сарыкларга һөҗүм итми, шул ук вакытта сарыклар да көтүдән качмый. Авыл җирендә яшәгән кеше өчен менә дигән әйбер!20171207_12224920171207_122001


Фестиваль барышында һәр укучы үзе ясаган проектны яклап чыкты, ахырдан җиңүчеләр билгеләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ