Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы «Мәгариф.Татар теле» кушымтасы тупланмасын тәкъдим итә

«Мәгариф» журналы «Мәгариф.Татар теле» кушымтасы тупланмасын тәкъдим итә. “Мәгариф. Татар теле” кушымтасы татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән...


«Мәгариф» журналы «Мәгариф.Татар теле» кушымтасы тупланмасын тәкъдим итә. “Мәгариф. Татар теле” кушымтасы татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, укытучыга практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


Хәзерге вакытта кушымтада 5 сан исәпләнә. 2014 елда чыккан саннарны аерым-аерым яздырып алып була. Ә 2015 елга язылсагыз, һәр квартал саен бер сан килеп, ел дәвамында барлыгы дүрт санны укый алачаксыз. Ел ахырына архивыгызда 6 сан булачак.


Басмалар белән magarif-uku.ru сайтында, “Электрон подписка” бүлегендә «Каталог изданий» бүлекчәсендә танышып һәм язылып була. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.


«Мәгариф. Татар теле» №1 (1), 2014.


«Мәгариф. Татар теле» №2 (2), 2014.


«Мәгариф. Татар теле» — 2015.


(Басмаларның эчтәлеген карар һәм язылыр өчен, сылтамага басыгыз).


P.S.: Әгәр бу яңалык сезгә ошаса, башкалар белән дә уртаклашыгыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ