Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналы редколлегия утырышын уздырды

Редколлегия утырышы агымдагы елда эшләнгән эшләрне анализлауга, яңа тормышка ашырыла торган проектларны тәкъдим итүгә, 2015 елга планнар коруга багышланган иде. 2014 елда “Мәгариф” журналының сайты яң...

Редколлегия утырышы агымдагы елда эшләнгән эшләрне анализлауга, яңа тормышка ашырыла торган проектларны тәкъдим итүгә, 2015 елга планнар коруга багышланган иде.


редкол4 обр


2014 елда “Мәгариф” журналының сайты яңартылды, МАГАРИФ.РФ һәм “Мәгариф. Татар теле” электрон журналлары булдырылды, “Авыл укытучысы” конкурсы зур күләмдә уздырылды, шулай ук, абунәчеләргә уңайлыклар тудыру максатында, журналның электрон версиясенә язылу мөмкинлеге тудырылды. Төп максат исә журналда элекке традицияләрне саклап, аның эчтәлеген тагын да баету һәм заман таләпләренә туры китерү иде. ТР Мәгарифне үстерү институтының укытучылар арасында уздырган сораштыруы нәтиҗәләренә карасаң, респондентларның 56 проценты журналның соңгы бер ел эчендә уңай якка үзгәрүен раслаган. Редколлегия әгъзалары басманың яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларына аңлатма бирү юнәлешендә актив эш алып баруын билгеләп үтте.


редкол2 обр


2015 елда “Мәгариф” журналының һәрбер саны билгеле бер темага багышланачак. Менә алар:



  1. Башлангыч мәктәптә ФДББС

  2. Профориентация. Һөнәри белем.

  3. Имтиханга әзерләнәбез

  4. Мәктәптә әдәбият дәресләре: яңа чор – яңа таләпләр

  5. Ватанпәрвәрлек һәм толерантлык тәрбияләү.

  6. Милли мәктәпләр

  7. Чит илләрдә белем бирү системалары.

  8. Укучы шәхесен үстерү. Укучыларда иҗади сәләт үстерү

  9. Инклюзив мәгариф. Физик мөмкинлекләр чикләнгән балаларга белем бирү.

  10. Чит төбәкләрдә татар мәктәбе.

  11. Сыйныф җитәкчелеге. Ата-аналар белән эшләү. Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге.

  12.  Чит телләр өйрәтү


Журнал укучылары инде, шушы темалар буенча язмаларын әзерләп, безгә юллый ала.


редкол3обр


Редколлегия әгъзалары "Мәгариф" журналының рус телендәге вариантын да булдырырга дигән тәкъдим белән чыктылар. "Татар версиясе белән беррәттән рус версиясе дә булса, рус телле укытучыларыбызга педагогика өлкәсенә караган бик күп яңалыкларны, файдалы мәгълүматны ирештереп булыр иде", - диде ТР Мәгарифне үстерү институты профессоры, педагогика фәннәре докторы Гөлшат Ахбарова. Шул ук вакытта “Мәгариф”нең татар журналы булып калырга тиеш дигән фикер дә ассызыкланды. Республика җитәкчелегенә "Мәгариф" редакциясе базасында ВАК басмасын булдырырга үтенеч белән дә чыгарга карар кылынды.


редкол1 обр


2015 елда “Мәгариф” журналының редколлегия әгъзалары (алфавит тәртибендә):


1. Ахбарова Гөлшат Хөҗҗәт кызы, ТР Мәгарифне үстерү институты профессоры, педагогика фәннәре докторы.


2. Бәшәрова Рәмзия Вәккас кызы, Кукмара районы “Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, “Авыл укытучысы – 2014” бәйгесе җиңүчесе.


3. Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы, Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты.


4. Миргалимов Илдар Флүс улы, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире, Редколлегия рәисе.


5. Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, филология фәннәре кандидаты.

6. Салихова Лилия Фәннур кызы, ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры, доцент, педагогика фәннәре кандидаты.


7. Таишева Сөмбел Нурислам кызы, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары, социология фәннәре кандидаты.


8. Тимеркәев Борис Ахун улы, КМТТУ-КАИ профессоры, физика-математика фәннәре докторы.


9. Халикова Фидалия Дамир кызы, КФУ карамагындагы IT-лицей  мөгаллиме, педагогика фәннәре кандидаты.


10. Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире.


11. Хөсәенов Җәүдәт Абдулла улы, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы.


12. Шакирова Кадрия Бари кызы, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты математика һәм информатика укыту теориясе һәм технологияләре кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты.


Фоторепортаж белән танышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ