“Мәгариф” журналы сайтында хәзер педагогларны юбилейлары һәм туган көннәре белән котларга мөмкин

Бу көннәрдә “Мәгариф” журналының www.magarif-uku.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтының үзгәрешләр кичерүен күргәндер. Хәзер сайтыбызда хөрмәтле педагогларны юбилейлары һәм туган көннәре белән котлау мөмкинлеге тудырырылды. Без хәзер сезгә — тагын да якынрак.

Сайтыбызның “Юбилярлар” бүлегендә юбилейларын билгеләп үтүче хөрмәтле педагогларның исемлеге урнаштырылып барыла. Әгәр дә сезнең район, шәһәр педагоглары быел юбилейларын билгеләп үтә икән, бу хактагы мәгълүматны magarif@bk.ru,  gatinar@mail.ru адресларына юллый аласыз.

Үзегез өчен кадерле булган коллегаларыгызны, туганнарыгызны, якыннарыгызны сайтыбызның “Укучыларыбыз котлый” бүлегендә үзегез дә тәбрикли аласыз.

Добавить комментарий