Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналы яңа буын татар әдәбияты дәреслекләренә багышланган сөйләшү уздырды (ФОТО, ВИДЕО)

 Бүген “Мәгариф” журналы “Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы уздырды. Анда журналның баш мөхәррире...

 Бүген “Мәгариф” журналы “Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы уздырды. Анда журналның баш мөхәррире Илдар Миргалимов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Кадрия Фәйзрахманова, яңа буын федераль стандартлар буенча төзелгән дәреслекләр авторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.


DSC_0012 обр


Сүз нигездә яңа федераль стандартларга нигезләнеп дәреслекләр төзү, алар буенча белем бирү үзенчәлекләре, укытучы һәм укучы эшчәнлеге турында барды. “Яңа буын стандартлар нәрсә белән аерыла?” дигән сорауга җавап бирелеп, милли мәктәпләрдә - күбрәк әдәби текстларны анализлауга, рус төркемнәрендә культурологик аспектка басым ясалуы билгеләп үтелде. Ягъни татар әдәбияты дөньякүләм мәдәниятнең бер кыйпылчыгы буларак күзалланып укытылу, алай гына түгел, башка предметлар белән бәйләнеше дә бирелү зарур. Татар әдәбиятын бигрәк тә татар теле белән бәйләп бирү тел өйрәнүдә үз ролен уйнаячак. Яңа шартларда укучының белемне үзе алырга өйрәнергә тиешлеге дә актуаль.


DSC_0021 обр


Бүгенге көндә татар әдәбиятын укытуда яңалык булып дәреслекләрнең методик әсбап, эш дәфтәре, фонохрестоматия белән баетылуы да тора. Ата-аналар өчен дә, укытучылар өчен дә бу укыту-методик комплекты - бик зур табыш. Яңа буын стандартларга күчү шартларында, үрнәк программаларга нигезләнеп, V-VII сыйныфлар өчен дәреслекләр төзелгән. Әлеге дәреслекләр авторлары районнарда һәм төбәкләрдә бу УМКлар буенча консультацияләр үткәрәчәк, укытучылар белән очрашачак.


DSC_0030 обр


"Түгәрәк өстәл" утырышыннан фотолар белән http://vk.com/album245622334_202269047 танышырга мөмкин.


Әлеге чарадан тәфсилле язманы журналыбызның 10 нчы санында укырга мөмкин булачак.


"Түгәрәк өстәл"не үткәрергә ярдәм күрсәткән "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясенә рәхмәтебезне белдерәбез.


Видео


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ