Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналын нишләтәләр?

100 еллык журнал язмышы узган елның ахырында күпләрне борчуга салды. Кемнәрдер хәтта “Мәгариф”не ябарга мөмкиннәр дигән коткы да таратты. Бу имеш-мимешләрнең дөреслеккә туры килмәвен кулыгызда тоткан...

1 редакторсузе фото яна


100 еллык журнал язмышы узган елның ахырында күпләрне борчуга салды. Кемнәрдер хәтта “Мәгариф”не ябарга мөмкиннәр дигән коткы да таратты. Бу имеш-мимешләрнең дөреслеккә туры килмәвен кулыгызда тоткан 2014 елның 1нче саны үзе берсүзсез раслый.


Һәр басма әледән-әле үзгәреш, яңару кичерергә тиештер ул. Әгәр газета яки журнал үзенең абруен, данын, йогынтысын сакларга тели икән, ул заман белән бергә атлап,  хәтта заманнан алда барып, көн дә туа торган яңа таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бизәлешне үзгәртү, җитәкчелек алмашу, коллектив яңару, киләчәккә төзелгән стратегиягә төзәтмәләр кертү, шуның белән бергә басманың эчтәлеген камилләштерү – болардан башка матбугатның үсешен,  камилләшүен күз алдына китереп булмый. Журнал мәгариф системасы белән бәйләнештә тора икән, ул очракта замана таләпләренә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки мәгариф системасына бәйле вәзгыять тагын да тизрәк темплар белән үзгәрә. Шуңа күрә “Мәгариф”нең тыштан да, эчтәлек ягыннан да яңаруы табигый.


Соңгы ун ел дәвамында редакцияне җитәкләгән Шәмсетдинов Габделхак Габдрахман улы “Мәгариф” журналын бик югары дәрәҗәгә күтәрде. Аның кул астындагы коллектив милли мәгарифне саклауга һәм яклауга күп тырышлык һәм көч куеп, фидакарьләрчә эшләде, шуның өчен мин “Мәгариф”нең барлык укучылары исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Габделхак әфәнденең бу җаваплы эше хәзер минем кулларга тапшырылды. Безнең кыйбла үзгәрми: Татарстан мәгарифенә хезмәт итү һәм укытучыларның һөнәри таләпләренә җавап бирүче заманча журнал чыгару. Шул ук вакытта 100 еллык “Мәгариф”нең яңа мөхәррире буларак мин яхшы аңлыйм: бу җаваплы вазыйфаны кем генә биләсә дә, үз тирәсендәге көчле профессионаллардан, акыллы авторлардан, тугры укучылардан башка ул уңышка ирешә алмаячак. Шуңа күрә беренче мәкаләмдә мин укучыларыбыздан киңәш сорарга телим: журналдан сез ниләр көтәсез? Хезмәтебез сезгә мөмкин кадәр күбрәк файда китерсен өчен, нинди яңалык кертү зарур? “Мәгариф”нең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрүнең сез нинди юлларын күрәсез? Журнал турындагы фикерләрегез белән уртаклашып, редакциягә юллагыз. Бу санда “Мәгариф”нең киләчәге турындагы анкета сорауларына җавапларыгызны зур түземсезлек белән көтеп калабыз.


Югарыда искәртелгәнчә, мәгълүмат кыры һаман саен үзгәреп тора. Быел мәгариф өлкәсен яктыртучы милли матбугатта яңа ачышлар булды. Биш ай элек “Гаилә һәм мәктәп” журналының беренче саны дөнья күрде. Аерым журналлар, аерым редакцияләр булып саналсак та, без бер-беребезне тулыландырабыз. Педагогларның “Мәгариф” журналы мөгаллим кешенең уң кулы булса, тәрбия мәсьәләләрен яктыртучы “Гаилә һәм мәктәп” – аның сул кулы кебек. Бу басманың икесен дә өстәлендә тоткан укытучы профессиональ яктан үсү өчен бәһаләп бетергесез мәгълүмат чыганакларына ия. Шулай итеп, укытучыларга икенче мөрәҗәгатем итеп безнең ике басманы да эшегездә файдаланырга чакырам.


Соңга калып булса да, мин журналның барлык укучыларын да, әле безнең аудиториягә кушылырга өлгермәгән, ләкин киләчәктә барыбер безнең белән бергә булачак мәгариф системасы хезмәткәрләрен Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбриклим. 2014 елга мин зур өметләр баглыйм. Безнең яңартылган проект – “Мәгариф” журналы уңыш казансын дип теләкләр телим. Укучыларыбыз белән бу теләкләребез уртак булырга тиеш, чөнки без барыбыз да уртак максатларга хезмәт итәбез. Ә инде бер үк теләкне теләүчеләр никадәр күп булса, аның чынга ашу мөмкинлеге дә шул дәрәҗәдә югары булачак.


Баш мөхәррир Илдар Флүс улы Миргалимов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ