Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналының 2014 елга тематик планы

Безнең журналда мәгариф системасы өчен актуаль саналган бөтен темаларга да урын бар, укытучыларның кызыклы һәм файдалы дәрес эшкәртмәләрен, язмаларын, тәжрибә үрнәкләрен даими чыгарып барырга әзербез....

1


Безнең журналда мәгариф системасы өчен актуаль саналган бөтен темаларга да урын бар, укытучыларның кызыклы һәм файдалы дәрес эшкәртмәләрен, язмаларын, тәжрибә үрнәкләрен даими чыгарып барырга әзербез. Сез инде аңлаганча, “Мәгариф”нең һәр саны махсус бер темага өстенлек бирергә тырыша. Мондый тематик бүленеш көн кадагындагы мәсьәләне төрле яктан ачарга, аны хәл итүнең төрле юлларын күрсәтергә ярдәм итәчәк, дип уйлыйбыз. Түбәндә “Мәгариф” журналы быел аеруча игътибар итәчәк темаларны күрсәтергә булдык. Шуларга кагылышлы фикерле мәкаләләрегезне, фәнни-методик материалларыгызны, кызыклы тәҗрибәләрегезне һәм күзәтүләрегезне, тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз. Сезнең дәрес эшкәртмәләре шушы темаларны методик яктан ачуга да хезмәт итәчәк. 2014 елда әлеге темаларның берсенә багышланган  журнал санында сезнең мәкаләгез дә урын алырга мөмкин. Ел нәтиҗәләре буенча редакция иң яхшы мәкалә авторларын билгеләячәк.



  • Дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнары.


Проблемалар. ДЙА һәм БДИга әзерләнүчеләргә киңәшләр. ДЙА һәм БДИны аеруча уңышлы бирүчеләрнең тәҗрибәсе. Элекке имтиханнарга нәтиҗәләр ясау.



  • Сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре.


Баланың сәләтен күреп алу, ачу һәм үстерү. Сәләтле балалар өчен бәйгеләр, олимпиадалар. “Түгәрәкләр”, фәнни секцияләр, профильле лагерьлар эшен оештыру. Балада белем алуга кызыксыну уяту.



  • “Дәрестән соң мәктәп”.


Класстан тыш эшчәнлекне оештыру. Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш тәрбия. Укучыларны иҗади шәхес буларак үстерү. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү. Укучыларның ялын һәм буш вакытын оештыру.



  • Дәреслекләр, әсбаплар, китапханә.


Белем бирү процессын укыту-методик яктан тәэмин итү. Дәреслекләр, алар турында фикерләр, тәкъдимнәр. Мәктәпләрнең матди-техник базасы. Китапханә туплау.



  • Яшь мөгаллим мәктәбе.


Яшь укытучыларның бүгенге мәктәпкә карашы. Белем бирү учреждениеләрендә кадрлар мәсьәләсе. Яшь укытучыларның һөнәри тәҗрибәсе.



  • “Сәламәт белем”.


Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Уку-укыту процессы барышында балаларның сәламәтлеген кайгырту. Сәламәтлек саклау технологияләре.



  • Директор мөнбәре.


Бүгенге директор кем ул, ул нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Аңа нинди мәсьәләләр хәл итәргә туры килә? Мәктәп җитәкчелегенә бүген кемнәр килә? Тәҗрибәле директорларның киңәшләре.



  • Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр.


Дәресләрдә техник җиһазлардан файдалану. Уку-укытуда Интернетның тискәре һәм уңай йогынтысы. Интернет аша белем бирү. Компьютер технологияләрен милли мәгарифкә хезмәт иттерү.



  • Мәктәпкәчә белем.


Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү проблемалары. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү, полилингвизм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык Автор: Ильяс

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ