Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы редколлегия әгъзасы язган «Кызыклы география» уку ярдәмлеге илкүләм сыйфат сертификатына лаек булды

Россия география җәмгыяте 2015 елның 1 ноябрендә Бөтенроссия география диктанты уздырган иде. Әлеге диктантта барысы 70 меңнән артык кеше катнашты, ләкин диктантны дөрес язучылар шуларның 56% гына тәш...

Россия география җәмгыяте 2015 елның 1 ноябрендә Бөтенроссия география диктанты уздырган иде. Әлеге диктантта барысы 70 меңнән артык кеше катнашты, ләкин диктантны дөрес язучылар шуларның 56% гына тәшкил итте.


География фәнен белән кызыксынсагыз, аны тагын да күбрәк белергә теләсәгез, «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзасы, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәеновның «Кызыклы география» уку ярдәмлеге сезгә әлеге фәнне тирән һәм киң итеп үзләштерергә булышачак.


Учебное пособие автора


Җ.Хөсәенов 1982 елда ук «Кызыклы география» материаллары туплаган уку ярдәмлеген бастырып чыгарган иде, ә инде 2015 елда аның тулыландырылган, яңартылган 2 нче басмасы дөнья күрде. Әлеге уку ярдәмлегенең яртысы география фәне буенча кызыклы сораулар һәм мәсьәләләрдән тора, ә инде икенче яртысы шул сорауларга һәм мәсьәләләргә җавап та бирә. Сорау һәм мәсьәләләрне укып караганнан соң, сез тиз генә аның җавабын ярдәмлектән карарга тырышмагыз, башта бераз уйлагыз, фикер йөртегез. Әгәр инде шулай да таба алмасагыз, ярдәмлекнең икенче яртысында урнашкан җавапны эзләгез. Әгәр инде әлеге җавап сезне канәгатьләндермәсә, Интернет челтәренә кереп, аннан тагын да киңрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз. Ярдәмлекнең ахырында автор тарафыннан иҗат ителгән шигъри формадагы география табышмаклары тупланган.


Әлеге уку ярдәмлеге китап кибетләренә чыкмады, алар мәктәп, гимназия, лицей, институт, университет китапханәләренә таратылды.


Шушы көннәрдә безгә куанычлы хәбәр килеп иреште: Җәүдәт Хөсәеновның «кызыклы география» китабы, Мәскәүдә Россия Табигать фәннәре академиясе оештырган Халыкара күргәзмәдә катнашып, «Иң яхшы информацион проект» номинациясендә «Илкүләм сыйфат сертификаты»на лаек булган. Авторны мондый олы бәягә ирешүе белән «Мәгариф» журналының барча укучылары исеменнән кайнар котлыйбыз.


документ


"Мәгариф" журналы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ