"Мәгариф"нең баш мөхәррире урынбасары Радик Сабиров "Идел" журналы җитәкчесе итеп билгеләнде
Бүген "Мәгариф" журналы баш мөхәррире урынбасары Радик Сабиров егерме биш еллык тарихы булган "Идел" журналы җитәкчесе һәм татар редакциясенең баш мөхәррире итеп билгеләнде. "Идел" журналы коллективын...
Бүген "Мәгариф" журналы баш мөхәррире урынбасары Радик Сабиров егерме биш еллык тарихы булган "Идел" журналы җитәкчесе һәм татар редакциясенең баш мөхәррире итеп билгеләнде. "Идел" журналы коллективын яңа җитәкче белән “Татмедиа” ширкәте җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтов таныштырды.
Радик Сабиров Татарстанның Аксубай районының Яңа Үзи авылында 1979 елның 17 маенда туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлады. Аннан соң озак еллар әлеге уку йортында белем бирде, факультет деканы урынбасары булып эшләде. Шул ук вакытта республиканың төрле матбугат чараларында спортка багышланган материаллар эшләде.
"Мәгариф"тә баш мөхәррир Илдар Миргалимов һәм үз эшенең осталыгы белән аерылып торган коллектив белән эшләү тәҗрибәсе яңа эшемдә дә ярдәм итәр дип өметләнеп калам. Укытучылар, тәрбиячеләр коллективын "Идел" журналына да язылырга чакырам", - диде Радик Сабиров, "Мәгариф" журналы укучылары белән саубуллашып.
Комментарийлар
0
0
Котлыйбыз! Әллә "Идел" өчен шатланырга, әллә "Мәгариф" өчен ямансуларга? Автор: Сания
0
0