Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф"нең электрон версиясенә язылучылар октябрь санын инде укый ала. Хәзер инде төсле форматта!

"Мәгариф"нең 10 нчы саны дәреслекләр проблемасына багышланган. Журналның 10 нчы саны 8 октябрьдә, типографиядән чыгып, почта бүлекчәләренә җибәреләчәк. Ә аның PDF-версиясе сайтыбызның "Электронная под...

"Мәгариф"нең 10 нчы саны дәреслекләр проблемасына багышланган.


Журналның 10 нчы саны 8 октябрьдә, типографиядән чыгып, почта бүлекчәләренә җибәреләчәк. Ә аның PDF-версиясе сайтыбызның "Электронная подписка" бүлегендә урнаштырылды инде. Октябрь санының электрон вариантына аерым язылу - 60,00 сум,  "Мәгариф" №№ 7- 12 , 2014", ягъни агымдагы яртыеллыкка язылу - 299,00 сум.


Октябрьнең электрон версиясен сайттагы "шәхси кабинет"ларында укучыларны күңелле сюрприз көтә: PDF-файл анда тулысынча төсле итеп эшләнгән.


Электрон версиягә язылырга


cover_october


Журналыбызның №10 санын Татарстанның 2030 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясенең фәнни җитәкчесе, Россия мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын эшләгән төркем җитәкчесе Александр Михайлович Кондаков белән әңгәмә ачып җибәрә. “Сегодняшнее образование готовит молодежь к жизни в обществе, которого уже нет” дип аталган әңгәмә - бары тик "Мәгариф" журналында гына.


"Замана баласына – заманча дәреслек" (“Татар әдәбиятыннан яңа уку әсбаплары” темасына “түгәрәк өстәл”дән репортаж), "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр", "Размышления о новом учебнике отечественной истории", "Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре" кебек аналитик, методик материаллар  кызыклы булыр.


4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә сыйныф сәгате һәм класстан тыш чара әзерләячәк укытучыларга да "Мәгариф"нең 10 нчы саны файдалы материаллар тәкъдим итә.


Номерның эчтәлеге белән танышырга.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ