Логотип Магариф уку
Цитата:

«МӘГАРИФнең йөзе бул!» бәйгесен үткәрү нигезләмәсе

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары2016 елның сентябрь аеннан «Мәгариф» журналы яңартылган тышлык белән чыга башлады. Хәзер журналыбызны даими алдырып барган һәр педагог үзенең сурәтен «Мәгариф» тышлыгы...

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары


2016 елның сентябрь аеннан «Мәгариф» журналы яңартылган тышлык белән чыга башлады. Хәзер журналыбызны даими алдырып барган һәр педагог үзенең сурәтен «Мәгариф» тышлыгында күрә ала.


Шул уңайдан, журнал редакциясе «Мәгариф»нең йөзе бул!” дигән бәйге игълан итте. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, мәктәп директорлары, һөнәри уку йортлары, вуз җитәкчеләре катнаша ала.


Бәйге укытучы һөнәрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.


 


Бәйгене үткәрү шартлары



  1. Бәйгедә катнашу өчен magarif@bk.ru электрон адресына, «МӘГАРИФнең йөзе бул!» бәйгесенә дип язып, журналга 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитациянең күчермәсен җибәрегез.

  2. Социаль челтәрләргә кереп, үзегезнең төрле истәлекле вакыйгаларга бәйле, башкаларның игътибарын җәлеп итә торган, кызыклы фотогызны урнаштырыгыз, #МАГАРИФОБЛОЖКА хештегын куегыз һәм күбрәк лайк җыярга тырышыгыз.

  3. Фотогызны бәйгедә катнашу өчен тәкъдим иткән социаль челтәрдә безнең төркемнең әбунәчесе булыгыз:
    ВКонтакте: vk.com/magarif_group
    Фейсбук:
     facebook.com/magarif.mag
    Инстаграм: instagram.com/magarif



Эшләрне бәяләү


Компетентлы жюри әгъзалары катнашучылар арасыннан иң-иңен сайлап алачаклар. Җиңүчене профессиональ фотосессия көтә. Әлеге сурәт «Мәгариф» журналы  тышлыгында басылып чыгачак.


«МӘГАРИФнең йөзе бул!» бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз - «Мәгариф» журналының  тышлыгында Сезнең сурәт тә булырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ