Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең ноябрь саны татар теленә кагылышлы вазгыятькә үзенең катгый мөнәсәбәтен белдерә

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелмәсме? Меңләгән укытучылар эшсез калмасмы? Соңгы вакытта шушы сораулар һәр тумыш көннең иң зур борчуына әйләнде. Укытучыларның мәнфәгатьләрен яклый торган матба...

обл_1Мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелмәсме? Меңләгән укытучылар эшсез калмасмы? Соңгы вакытта шушы сораулар һәр тумыш көннең иң зур борчуына әйләнде. Укытучыларның мәнфәгатьләрен яклый торган матбага буларак, «Мәгариф» журналы әлеге мәсьәләгә беренчеләрдән булып үз мөнәсәбәтен белдерде. Мәктәпләргә прокуратура тикшерүләре җибәрелә дигән хәбәр таралуга ук, редакция үзенең фикердәшләре белән «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» темасына түгәрәк өстәл янында җыелып сөйләшү уздырды. Күренекле галимнәр, тел белгечләре  һәм матбугат вәкилләре катнашында узган әлеге чарадан йомгаклау мәкаләсен «Мәгариф» журналының ноябрь санында укырга була. Әлеге көнүзәк мәсьәләне шулай ук Түбән Каманың Б.Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясе турындагы язма дәвам итә.


Журнал үз укучыларына Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан Парламент укулары буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итә.


Фотосы басма тышлыгында урын алган “Авыл укытучысы - 2017” бәйгесенең абсолют җиңүчесе Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Гарипова белән уздырылган әңгәмә дә үзенең укучысын табар дип ышанабыз.


Бу санда, гадәттәгечә, мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалары урын ала.


Татарстан музейлары Ассоциациясе тәкъдим иткән музейлар турындагы презентация укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга бәйрәмнәрне, ял көннәрен ничегрәк файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен ярдәмлек булып тора.


Журналның ноябрь санының электрон версиясен биредә укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ